Питрәч хоккейчылары Идел буе федераль округының иң көчле ун командасы арасына керде
Спорт

Питрәч хоккейчылары Идел буе федераль округының иң көчле ун командасы арасына керде

Безнең команда үз төркемендә икенче урынны алды.

Идел буе федераль округы Федерация Кубогында катнашучы «Пестрецы-2013» командасы (тренер Александр Евграфов) ярышларның финал өлешенә чыкты. Турнирда иң көчле ун команда катнаша. Безнең команда үз төркемендә икенче урынны алды.

Финал ярышлары 25-31 мартта Тольяттиның «Лада – Арена» боз сараенда узачак. 

Питрәч хоккейчылары «Ф1» төркемендә «Ак барс», «Динамо», «Волна» (барысы да Казаннан) һәм «Нефтяник» (Әлмәт) командалары белән уйнаячак. Башка төркем составы: «Ижсталь» (Ижевск), «Лада» (Тольятти), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Дизель» (Пенза) и «Кристалл» (Саратов).

Башта әйләнеш системасы буенча уеннар төркемнәрдә узачак, аннары стыковка матчларында Кубок иясе һәм ярыш призерлары билгеләнәчәк. 


спорт Сәламәт яшәү рәвеше