Питрәчлеләр тхэквондо буенча өч медаль яулады
Спорт

Питрәчлеләр тхэквондо буенча өч медаль яулады

Турнирда 11 районнан барлыгы 140 бала катнашты

Түбән Камада тхэквондо буенча традицион «Түбән Кама көзе» республика ачык турниры узды.

Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (тренер Рустамжон Холмирзаев) үз авырлык категорияләрендә өч призлы урын яуладылар. 

Арсен Лягушкин беренче урынны алды, турнирның көмеш медален Алсу Рысаева яулады һәм бронза медальгә Сәрдор Муминов лаек булды.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше