Питрәчтә Россия Герое Иван Додосов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды
Спорт

Питрәчтә Россия Герое Иван Додосов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды

Анда 2016-2017 елгы укучылар катнашты

Маргарита Дмитриева фотосы
Фото: © Маргарита Дмитриева / «Питрәч-информ»

Питрәчтә якташыбыз, Россия Герое Иван Додосов хөрмәтенә мини-футбол буенча традицион турнир узды. Анда районның дүрт мәгариф учреждениесеннән 2016-2017 елгы укучылар катнашты. 

Футбол баталияләре өч сәгать дәвам итте. Монда яшь уенчыларның кертелгән туплардан сөенүләре дә, җиңелүдән күз яшьләре дә бар иде. Ярышлар йомгаклары буенча өченче урынны Кощак урта мәктәбе командасы алды, икенче урында – Иске Шигали урта мәктәбе, ә җиңүче булып Көек авылыннан «Алгоритм» лицее командасы танылды. 

Барлык яшь спортчылар лаеклы медальләр һәм грамоталар алды, ә «Алгоритм» командасы – җиңүче кубогы. 

Россия Герое Иван Додосов хөрмәтенә уздырылган турнир кабат спортның характерны берләштерүен һәм чыныктыруын күрсәтте. Яшь футболчылар кубок өчен генә көрәшеп калмадылар – алар җиңәргә һәм нәтиҗәне лаеклы кабул итәргә өйрәнделәр. Димәк, төп максатка ирешелгән.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


спорт Сәламәт яшәү рәвеше