Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч яшүсмерләре төзлектә ярыштылар

Наратлык стадионында армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте бүләкләренә укучылар арасында җәйге биатлон буенча чираттагы район беренчелеге узды.

Бу елны беренчелектә рекордлы санда 14 команда катнашты.

Кызлар 2 км дистанциядә, ике утлы чиктә ярыштылар, башта яткан рәвештә пневматик мылтыктан аттылар, ә икенче чиктә - баскан рәвештә.

Дистанциядә биремнәр белән иң яхшысы Шәле авылы мәктәбеннән Энҗе Гимадиева, ул яхшы атты да, йөгерде дә. Шул рәвешле, ярышларда беренче тапкыр катнашып, ул район чемпионы булды. Аңа 18 секунд җиңелеп, икенче Чытыдан Илүзә Гарипова булды. Өченче урынны Лия Хәсәнова (беренче мәктәптән) алды, ул, үз чиратында, Илүзәдән бары тик 1,5 секундка гына калышты.

Егетләр 3 км дистанциядә йөгерделәр, шулай ук ике утлы чиктә аттылар. Монда беренче булып финишка Ленино-Кокушкинодан Рифат Гайнуллин килде, ул Хуршут Чопурянны (Богородсктан) 4 секундка җиңде, һәм өченче урынны Солтан Баталов (Чыты) алды, ул өч ялгышлык кына җибәрде, ләкин дистанцияне көндәшләренә караганда көчсезрәк йөгерде.

Команда зачетында беренче урын Чыты спортчыларында, икенче - Казан авиация-техник көллиятендә, һәм өченче урын беренче мәктәптә.

Ярышлар турында тулырак безнең "Вперед" һәм "Алга" газеталары битләрендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса