Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчкә “Майский гром” триалы килде

Районыбыз үзенең бай тарихи-мәдәни мирасы һәм үзенчәлекле табигый туристик ресурслары белән үзенә җәлеп итеп, тартып тора. "Майский гром-2014" язгы триал-турнирында катнашучыларның безнең районны сайлавы шуның белән аңлатыла, күрәсең.

Республикабызның, шул исәптән районыбызның һәр почмагы искиткеч кабатланмас матурлыкка ия. Районыбыздагы наратлык үзенең мәһабәт наратлары, саф һавасы белән һәркемне әсир итәрлек урын булып тора. Аның табигате шагыйрьләрне генә түгел, һәркемне үзенә тартып тора. "Газпром" ачык акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы вәкиле Александр Мелков безгә биргән интервьюсында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
- Монда спорт ярышлары, велосипедларда узышлар, суда катамараннарда йөрү өчен барлык уңайлы шартлар да бар. Объектларның һәр яктан камил әзерлеге дә җәлеп итә, - диде ул. Александр Сергеевич, әлеге ярышларда газ тармагының 17 аерылып чыккан предприятиесеннән 17 команда катнашуын да әйтеп алды. "Майский гром"га гадәти булмаган спорт төрләре сайлаган: тигезсез, таулы-чокырлы җирләрдән велокросс, бусагаларны катамараннарда үтү... Питрәч районындагы маршрутны менә шундый этапларга бүлделәр. Сүз уңаеннан, безгә триалда катнашучылар икенче тапкыр килүләре.
Триал-турнирны оештыручылар сүзләренә караганда, әгәр берничә ел элек, моңа охшаш ярышларда егермеләп кенә кеше катнашкан булса, "Майский гром-2014"тә катнашу өчен җирәбә буенча 25-35 яшьтәге җитмешләп кеше сайлап алынган. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән килгән. Һичшиксез, ярышлар табигать кочагында актив ял итәргә яратучыларны, экстремалларны бергә берләштергән. Яшьләрнең велосипед белән җитез генә чокырлы-чакырлы юлларны узуына, Мишә елгасында катамараннарда каршылыкларны оста үтүләренә сокланмый мөмкин түгел. Маршрутны уңышлы үтеп, алар күпме гаҗәеп хисләр, шатлык кичерәләр, хәзергечә әйтсәк: "адреналин туплыйлар".
"Майский гром" триалы турында тулырак сөйләргә кирәктер. Кеше экстремаль шартларда үзен аеруча ачык күрсәтә. Газовиклар үз хезмәткәрләренең яңа талантларын ачу өчен әлеге юлны сайлаган да инде. Предприятиенең барлык тармакларыннан яшьләрне "Майский гром"да катнашырга чакыралар. Генераль директор Рәфкат Кантюков экстрим-турнир үткәрү инициативасын баштан ук хуплый. Ул җитештерү мәсьәләләренә генә түгел, социаль сәясәткә, һәм аеруча яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Рәфкат Габделхаевичның танылган хәйрияче икәнен билгеләп үтәргә кирәк. Ул безнең районга даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтеп тора. "Безнең уртак җиңүебез" район фондына беренчеләрдән булып 500 мең сум акча күчерүе аның олы йөрәкле кеше булуын раслый гына. Ул әлеге фондның җитәкчесе дә булып тора.
Чарада катнашучыларның берсе: "Бу бик кызык! Триал берләштерә, дуслыкны ныгыта. Бу искиткеч!" - диде.
Район башлыгы әлеге проект турында сөйләп:
- Бу бик үзенчәлекле проект. Төрле төбәкләрдә эшләүче кешеләрне эш кенә түгел, ә спорт мәйданчыкларында спорт ярышлары да берләштерә. Һичшиксез, бу эштә, тормышта зур стимул, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу идея шулкадәр кызыктыргыч, аннан файдаланмый мөмкин түгел. Әлеге проектны без үзебездә дә тормышка ашыра алабыз, бу яшьләргә һәр яклап үсеш алырга мөмкинлек бирә, - диде.
Триал безнең район өчен мөһим вакыйга. Ул бу көнне Мишә буена төшкән күп питрәчлеләрнең игътибарын җәлеп итте.
Триалда катнашучылар безнең төбәк турында матур хатирәләр, кичерешләр белән китә. Ә без кабат килүләрен көтәрбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса