Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчлеләр спорт үсешенә үз өлешләрен кертәләр

Бу шимбәдә илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан һөнәре һәм казанышлары әлеге бәйрәмгә бәйле булганнар белән әңгәмә кордык.

Безнең районда физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Төрле спорт объектлары эшли. Аларда йөзләгән кеше үз сәламәтлеген ныгытып, спорт белән шөгыльләнә. Быел комплекслы спорт мәктәбе спорт залларына гына да меңнән артык кеше йөргән.

Аның хыялы - районда футбол кыры төзү

Александр Каляшин спортка балачактан ук гашыйк. Ул туып-үскән Кощак авылында спортның иң популяр төре һәрчак футбол булган.
Хәзер ул балалар футбол командалары тренеры. Җиде яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге малайлар һәм егетләр, 60тан артык бала керә.

Мин туган авылым Кощакта эшли башладым, аннан Питрәчкә күчтем. Минем урынга кече улым Владислав калды. Безнең гаиләне футбол гаиләсе дип әйтергә була. Өлкән улыбыз Станислав та бу искиткеч уен белән мавыга, - дип билгеләп үтте Александр Павлович.

Бер атна эчендә ул 5әр тренировка үткәрә. Аңа район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, Колай, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали һәм башка авыллардан балалар да килә. Алар мини-футбол һәм футбол уеннары өчен кечкенә мәйданчыкларда шөгыльләнә.

Питрәчтә футбол кыры булыр дип хыялланам, - диде тренер.

Әмма мондый мәйданчык булмаса да, аның укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күптән түгел 2004-2005 елларда туган егетләр республикада икенче булдылар. Бу команда Байлар Сабасында турнирда беренче һәм өченче урыннар яулады. 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр командасы республика беренчелеге финалына чыкты, Шәмәрдәндә икенче һәм өченче урыннарны алды. Рәсми ярышлардан тыш, командалар күрше районнар һәм Казан спортчылары белән иптәшләрчә уеннар да үткәрәләр.


«Минем эшем зур җаваплылык таләп итә»

Юлия Фирсова - Питрәч комплекслы спорт мәктәбе директоры урынбасары. Әлеге вазыйфада ул 2007 елдан бирле эшли.
Аның вазыйфаларына оештыру мәсьәләләре, комплектлау, расписаниеләр төзү, тренерлар эшен координацияләү керә.
Мәктәп елларында да ул спорт белән шөгыльләнә. Йөгерергә, чаңгыда шуарга яраткан.

Безнең физкультура укытучысы Александр Тихонов иде. Ул спорт фанаты иде, һәм үз дәресенә бик җаваплы карады. Ә безнең сыйныф җитәкчесе Артур Кадыйров шахмат уйнарга яратты һәм безне бу борынгы уен серләре белән таныштырды, - дип искә ала Юлия Викторовна.

Аны барлык район ярышларында да күрергә була. Районнан читтә үткәрелгән спорт чараларына да еш чыга. Шулай ук судья - информатор, хоккей матчлары секретаре булып тора.

Монда да эш җаваплы. Төп эштән тыш, уен кагыйдәләрен, судьялар ишарәләрен дә белергә кирәк, - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.

Буш вакытында Юлия Викторовна йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, нарат урманында  җиләк-гөмбә җыярга, саф һавада йөрергә ярата.


Спорт белән шөгыльләнү укуга комачауламый

Питрәчле Антон Фирсов быел үзенең ике хыялын тормышка ашырган. Ул югары белем алган һәм армспорт буенча Россиянең спорт мастеры булган.
Ил чемпионаты Орел шәһәрендә узды, анда Антон бишенче урын алган. Ул инде берничә тапкыр республика һәм район ярышлары чемпионы һәм призеры.

Армспорт секциясендә мин  бик иртә шөгыльләнә башладым. Спорт мәктәбендә беренче тренерым - спорт мастеры Рамил Юсупов иде, аннары аны атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дөнья чемпионы Сергей Блохин алыштырды, - дип сөйләде егет.

Үзенең беренче спорт бүләген ул 13 яшендә алган. Ул вакытта егетләр арасында республика чемпионы була. Алда аны башка җиңүләр көткән. Ул төрле дәрәҗәдәге медальләр иясе. Һәрчак спорт формасында булу өчен Антон тренировкалардан тыш,  өстәл теннисы, футбол уйный, йөгерә.

Спорт һәм уку бер-берсенә комачауламый. Яраткан шөгылеңә бөтен күңелеңне бирергә кирәк, шул вакытта нәтиҗәләре дә булачак, - дип исәпли питрәчле.


ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП

Безнең спортчылар район ярышларында гына түгел, республика һәм бөтенроссия күләмендәге  бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. Еш кына медальләр белән кайталар. Безнең ир-атлар хоккей командасы быел Татарстан Кубогын яулады, ә ЕХЛ чемпионатында икенче призер булды.
Тренерлар Сергей Блохин, Алексей Чукуров, Александр Каляшин, Андрей Чиндин, Рөстәм Шакиров, Илгизәр Гыйләҗев, Ленар Гайсаров, Владимир Тарасов, Виктор Сорокин, Константин Игнатьев, Егор Маташков яхшы эш күрсәтәләр.
Спортчылар Сабир Янов,  Ксения Демидова, Александр Петров, Дарина Гуськова, Виктория Никитина, Алсу Рыспаева, Антон Фирсов, Әсхәт Шәйхелисламов һәм башкалар зур уңышлар яулыйлар.
Баскетбол, футбол, хоккей командалары да яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса