Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә хоккей турниры тәмамлана

Көзге каникуллар вакытында, "Питрәч-Арена" боз сараенда 2006 елгы яшүсмер малайлар арасында, "А" төркемендә, хоккей буенча ПФО беренчелеге зона ярышлары дәвам итә.


Турнирда алты команда катнаша. Безнең хоккейчылар беренче көнне Түбән Новгородтан "Торпедо" командасына - 0:8 исәбендә җиңелделәр, аннары Яр Чаллыдан "Чаллы" командасын - 5:4 исәбе белән җиңделәр.
Соңгы көн алдыннан питрәчлеләр кабат зур исәп белән җиңелүгә дучар булды, бу юлы алар Казан "Ак барс" командасына - 0:10 исәбендә җиңелделәр.
Әлегә лидерлар рәтендә "Торпедо", ул ярышларның башка лидеры "Нефтяник" (Әлмәт) командасын буллитлар сериясендә (2:1) җиңде.
Иртәгә турнирның соңгы туры булачак. Безнең егетләр Түбән Камадан "Нефтехимик" командасы белән уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса