Питрәчтә медиклар спартакиадасы узачак
Спартакиаданың тантаналы ачылышы 10 сәгатьтә наратлыкта булачак.
21 майда Питрәчтә спорт мәйданчыкларында һәм «Сула» бассейнында Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасының Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган зона этабы узачак.
Медиклар спортның җиде төре буенча көч сынашачак. Алар: җиңел атлетика, волейбол, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы, аркан тарту һәм шахмат.
Ярышларда Биектау, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч медицина оешмаларыннан командалар катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа