Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә яхшырта

Бөтен ил буенча иң массакүләм һәм популяр спорт чараларының берсе узды. Бу көнне миллионлаган россиялеләр чаңгыга басты. Питрәчлеләр дә читтә калмады. Массакүләм чарада безнең районда 1500гә якын кеше катнашты.

Урамда уза торган спорт ярышларында һава шартларының әһәмияте бик зур. Чаңгыда йөрү өчен көн яхшы булды, җилсез, җиңелчә салкын һава иде. Стартка чыгучылар үзләре дә, трасса да бик яхшы әзерләнгән иде. Без питрәчлеләрнең нинди кәефтә булуларын белергә ашыктык.
Күптән түгел безнең якларга күчеп килгән Александр Секретарев безнең белән бик теләп аралашты.
- Мин бу спорт төрен яратам. Биредә яктыртылган трасса барлыгын белгәч, гаилә белән чаңгы шуарга килә башладык. Бүген минем җанатарларым - кызым Дария һәм өч яшьлек улым Платон. Минем өчен иң мөһиме - катнашу, өч километр араны тиз генә йөгереп үтәсем килә, - диде ул.
Катнашучыларны теркәү тәмамланды, һәркем стартка әзер. Чаңгы ярышында катнашучыларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.
- Барыгызга да уңышлар телим! Бүген чаңгыга басучыларның барысы да җиңүчеләр, - дип билгеләп үтте ул тантаналы ачылыш вакытында.
Илһам Миннеханович үзе дә спорт белән актив шөгыльләнә, бу юлы ул оешма һәм учреждение җитәкчеләре арасында өченче урынны алды.
Стартка беренче булып 5-8 сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар чыкты, алар 1,5 километр дистанциядә узышты. Калганнар шул ук дистанциядә ярыштылар, ә 9-11 нче сыйныфта укучы яшүсмер малайлар һәм ир-атлар өч километр юл уздылар.
Массакүләм чаңгы узышында 5-8 сыйныф укучылары арасында Ралинә Закирова һәм Николай Костин җиңүче булды. Югары сыйныф укучылары арасында финишка беренче булып Ләйсән Гарифуллина һәм Радик Сафин килде. Алар барысы да Ленино-Кокушкинодан.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны район ярышларында күп тапкырлар җиңүче, район үзәгенең икенче мәктәбе укытучысы Лилия Гатиатуллина алды. Ир-атлар арасында шулай ук районның берничә тапкыр призеры, Эчке эшләр министрлыгының Питрәч бүлегеннән Иван Казаков җиңүче булды.
Ветеран хатын-кызлар арасында узышта “Кайгырту” социаль үзәгеннән Әлфия Матвеева беренче булып килде, ир-атлар арасында лидер – “Чаңгы юлы”нда берничә тапкыр җиңүче питрәчле Илдар Гыйниятов. Гыйниятовлар гаиләсендә һәркем спорт белән актив шөгыльләнә, Илдарның хатыны Раилә икенче урынны яулады.
Җитәкче хатын-кызлар арасында беренче урында - яшьләр бүлеге җитәкчесе Екатерина Галләмова, ә ир-атлар арасында - Питрәч эчке эшләр бүлегеннән Азат Хәбибрахманов.
Ярышларның иң яшь катнашучысы - Ленино-Кокушкинодан биш яшьлек Ясминә Әхмәтҗанова, ә иң өлкәне - питрәчле Василий Трофимов иде. Ул күптән түгел үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Барлык призерлар да район башлыгы Илһам Кашаповтан истәлекле бүләкләр, грамоталар алды.
Ярышлар вакытында конкурслар һәм уеннар оештырылды, ә фиништан соң катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле коймаклар көтте.
- Мин “Чаңгы юлы”нда да, “Милләтләр кроссы”нда да катнашам, - диде “Айгөл” балалар бакчасы хезмәткәре Ания Хәбибуллина. - Берничә тапкыр җиңүче булдым, ә бүген өченче урынны алдым. Мин хезмәттәшләрем белән бергә килдем, ә гаиләм белән атнага бер тапкыр булса да чаңгы трассасына чыгарга тырышабыз. Трасса һәрвакыт яхшы хәлдә, аның буенча чаңгыда йөрү үзе бер рәхәт.
Чаңгы ярышыннан тулы фоторепортажны карагыз pestrecy-rt.ru.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше