Стартка 11 команда арасыннан төрле яшьтәге 80нән артык кеше чыкты. Алар тугыз спорт төре буенча нормативлар тапшырдылар.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Богородск авыл җирлеге командасы яулады, икенче урында - район үзәгенең беренче мәктәбе командасы, өченче урында - Күн авыл җирлеге командасы.
- Безнең команда барлык район ярышларында да катнаша. Әлбәттә, без җиңүебезгә шатбыз, - диде команда капитаны Лариса Кириллова, ул үз яшь төркемендә җиңүче булды. Бу команданың иң кечкенә катнашучысы Вана Семинага - 10, ә иң өлкәне Рәхмәтулла Сабитовка 59 яшь.
- Мин ГТО тапшыруда озак еллардан соң беренче тапкыр катнашам. Элек җиңел атлетика белән шөгыльләндем, бу миңа икенче урынны алырга ярдәм итте. Мин командабызның җиңү яулавыннан канәгать, - дип уртаклашты спорт ветераны.
Барлык призерларга һәм оештыручыларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.