Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт – сәламәт яшәү чыганагы

Йөгерү - иң кулай спорт төредер мөгаен. Бернинди дә спорт инвентарьлары, кыйммәтле тренажерлар сатып алырга кирәкми. Рәхәтләнеп чык та йөгер. Ә файдасы турында барыбыз да белә. Шуңа күрә сәламәтлекләрен кайгыртучылар йөгерү белән шөгыльләнә дә инде. Ә "Милләтләр кроссы - 2014" һәркемгә йөгереп карау мөмкинлеге бирә.

Йөгерү безнең районда да популяр. Бу турыда "Милләтләр кроссы - 2014" тә катнашучы халыкның күп булуы да сөйли. Төп чаралар Питрәч стадионында үтсә дә, башка торак пунктларда яшәүчеләр дә читтә калмады, Районның һәрбер авылында да бу көнне йөгерергә чыктылар.
Бигрәк итә Шәле, Ленино-Кокушкино, Кощак кебек зур авыллар активлык күрсәтте.
Район буенча "Милләтләр кроссы - 2014" тә катнашучылар саны 4954 кешегә җитте.
Наратлыктагы стадионда бу көнне иртәдән үк чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хасил итте. Саф һава, җәйге көндәй матур һава торышы һәр кешене урманга өндәде. Ә көзге урманның сихри матурлыгы бу көнне тагын да ямьләндереп җибәрде. Питрәчлеләр һәм районыбыз кунаклары гаиләләре белән сәламәтлек бәйрәменә агылды.
Биредә халыкны дәртле музыка, бәйрәм халәте көтә иде. Һәркемнең йөзендә җиңү рухы, уеннарда катнашу теләге балкый.
Старт алдыннан район башакрма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева питрәчлеләрне сәламәтлек бәйрәме белән тәбрик итте, чарага килүче һәркемгә сәламәтлек теләде һәм йөгерүләрдә актив катнашырга чакырды.
Соңыннан бәйгенең төп хөкемдары Илшат Шәфигуллин катнашучыларны милләтләр кроссының программасы белән таныштырды.
Беренче булып стартка иң яшь йөгерүчеләр чыкты. Башта кызлар, аннары малайлар йөгерде (5 нче сыйныфка кадәр). Алар 500 метр ара үтте. Биредә кызлар арасында да малайлар арасында да җиңүчеләр Ленино-Кокушкино авылыннан булды. Диләрә Насыйрова һәм Рөстәм Мостафинга тиңнәр булмады. Кызлар арасында 1000 метрга йөгерүчеләрдән әлеге командадан Алевтина Блаченова җиңү яулады. Беренче мәктәптән Фәнис Гатиятуллин шул ук дистанциядә беренче килде.
Яшь спортчыларны өлкәннәр алыштырды. Хатын-кызлар 1000 метрга йөгерде. Биредә 1 нче, 2 нче урыннарны балалар иҗат йорты коллективыннан Ләйсән Хәсәнова һәм Рәсимә Арсланова алды. Яшьләр үзәгеннән Айгөл Гыйззәтуллина 3 нче урынга чыкты.
Ир-егетләр ике тапкыр ераграк араны йөгерделәр. Биредә барлык алдынгы урыннарны район эчке эшләр бүлеге вәкилләре яулады. Егетләр үзләренең физик яктан яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәтте. Беренче булып финишка Азат Хәбибрахманов килде. Икенче урында Рамил Гыйззәтуллин, 3 нче урынга Илнур Җамалиев чыкты.
Җитәкчеләр арасында иң җитезләре администрация вәкилләре. Болар: Сергей Павлов, Геннадий Товкалев һәм Ильяс Камалов. Хатын-кызлар арасында 1 нче урын шулай ук район администрациясе вәкиле Земфира Мөхәммәтгәрәевада. 2 нче урында суд приставлары хезмәткәре Илзирә Зарипова.
Бәйгене ветераннар йомгаклады. Хатын-кызлар арасында менә икенче ел инде 1 нче урынны Вәсилә Вәлиуллина ала (яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге), 2 нче урында икенче мәктәп директоры Эльмира Мамасадыйкова, 3 нче урында әлеге мәктәптән Ольга Вешкина. Ир-егетләр арасында 1 нче урында шулай ук район үзәгенең 2 нче мәктәбеннән Рөстәм Кабилҗанов, 2 нче урында Фәрит Фәхретдинов (Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе) һәм 3 нче урында коррекция мәктәбеннән Равил Әхмәтов булды. Ярышлар тәмамланганнан соң, бәйрәмне оештыручылар барлык җиңүчеләргә дә медальләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бу очракта, әлбәттә, җиңү түгел, ә катнашу мөһимрәк. Шуңа күрәдә якшәмбе көнне наратлактан һәркем күтәренке кәеф һәм шат күңел белән таралышты.
- Әлбәттә, араны узу җиңел булмады, шуңа да карамастан рәхәтләнеп йөгердек, - дип әйтте бу көнне күпләр.
Иң күп катнашучылар икенче мәктәптән - 190 укучы һәм 50 укытучы, беренче мәктәптән 154 укучы һәм 62 укытучы, коррекция мәктәбеннән 20 кеше, мәктәпкәчә балалар учреждениеләреннән 45 кеше килгән иде. Оешмаларга килгәндә, редакциядән 11, суд приставларыннан 7, балалар иҗат йорты, район мәдәният йорты, "Төзүче+" ҖЧҖ дан 9 ар, район мәгариф бүлегеннән 12 кеше катнашты. Кызганычка каршы, кайбер оешмалардан стартка бер генә кеше дә чыкмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса