Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт журналистлары уеннарга әзерләнә

"Татмедиа"ның брифинг-залында спорт журналистлары өчен семинар булып узды. Алар Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары барышын яктыртуның заманча ысуллары турында сөйләште.

Әлеге мөһим чарага Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Универсиада, Татарстан Республикасы спорт федерацисяе дирекцияләре җитәкчеләре, республика газета һәм журналлары спорт журналистлары чакырылган иде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, Универсиадада 136 илдән катнашу өчен гариза биргән. Бу меңгә якын спортсмен дигән сүз. Алар 11 көн дәвамында спортның 27 төреннән ярышачак. Уеннарда якынча 900 судья, шул исәптән Россиядән 119 арбитр да булачак.
Студент уеннарында беренче тапкыр допинг-контроль үткәреләчәк. Универсиадада беренче курсны тәмамлаган һәм 28 яшькә кадәрге спортчы яшьләр катнаша ала.
Бөтендөнья уеннарына әзерлек тулы куәткә алып барыла. Уеннар башкаласына танылган спортсменнар, дөнья чемпионнары һәм олимпия чемпионнары килә. Алар семинарлар уздыра, яшь спортсменнар һәм балалар белән тәҗрибә уртаклаша, мастер-класслар үткәрә.
Хәзерге вакытта иң яхшы спортчыларны сайлау бара. Аларның составы Универсиадага 2-3 атна кала билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса