Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа биеклек яуланды

Инде хәбәр иткәнебезчә, баскетбол буенча кызлар җыелма командасы район тарихында беренче тапкыр авыл районнары арасында республика чемпионы булды. Кабат яңа җиңү - безнең кызлар Россия чемпионы титулы яулады.

Районыбызның җыелма командасы Татарстан беренчелегендә җиңгәч, яшүсмерләр һәм кызлар (1999-2000 елгы) арасында традицион Бөтенроссия турнирына чакыру алды. Ул спорт мастеры В.Левченко истәлегенә багышланган иде. Турнир Казанда "Ватан" спорт комплексында барды. Ярышларда 6 команда катнашып, турнир әйләнә системасында үтте - һәр команда икенче команда белән берәр тапкыр очрашты.
Питрәч кызлары 3 уенда җиңде: Казан командасы (24:20), Арча районы командасы (39:19), Чабаксар командасы 20:0 исәбенә. Питрәч кызлары 2 уенда җиңелде.
Татарстан чемпионнары - "Уникс-Юниор-1" ДЮСШ командасы (21:25) һәм "Уникс-Юниор-2" ДЮСШ командасы (12:15).
Нәтиҗәдә, 3 команда 8 очко җыйды. Судьяларга капкага керткән һәм кертмәгән туплар аермасын санарга туры килде. Безнең команданыкы яхшырак иде. Шулай итеп, Питрәч кызлары тагын бер җиңүгә иреште - бу юлы Бөтенроссия турнирында.
Безнең команда Питрәч спорт мәктәбендә тренер Илгизәр Гыйләҗев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Турнирда җиңүчеләр - Света Филиппова, Вика Капитонова, Оля Евстигнеева, Влада һәм Эвелина Крусевалар, Яна Сорокина (беренче мәктәптән), Оля Маркелова, Снежана Игнатьева, Люда Грачева, Наташа Филиппова (икенче мәктәп), Вероника Афанасьева һәм Карина Гобәева (Ленино-Кокушкино).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X