Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Агач утыртабыз

"Кайгырту" халыкны социаль яклау үзәгенең "Яңа буын" волонтерлар отряды "Агач утырт" экология акциясендә катнашты. Алар Күн авылы Картлар йорты территориясендә юкә һәм миләш агачлары утыртты.

Укучылар Күнгә килеп җиткәнче, Питрәч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үсентеләрне китергән иде инде. "Яңа буын" дип язылган футболкалар кигән Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары һәм "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр агач утырту эшенә кереште. Аларга Картлар йортында эшләүчеләр ярдәм итте. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, приютта яшәүчеләр дә агач утыртырга чыкты.
Акция башланганнан районда 1600 дән артык агач утыртылды. Акциядә 1 нче, 2 нче һәм Күн мәктәбе укучылары актив катнаша. Агач утырту дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X