Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Акчарлак” канатларын җәя

Укучыларның көтеп алган җәйге каникуллары якынлаша. Һәркем җәйге ялын файдалы, күңелле итеп үткәрергә тели. Теләгәннәр "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Ә бүгенгә биредә төзелеш эшләре алып барыла. Җәй буе "Акчарлак" үз канаты астына 335 укучыны сыендырырга җыена.

Соңгы елларда "Акчарлак" лагере тагын да заманча төсмер алды. Узган елны яңа, якты ашханә һәм аерым кабинкалы душ төзелде. Төзелеш эшләре быел да дәвам итте. Лагерь территориясендә инде административ бинаның каркасы калкып чыкты. Биредә шулай ук медпункт һәм җәйге клуб урнашачак. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, республика бюджетыннан ике миллион ярым сум акча бүлеп бирелгән. Төзелешкә шулай ук җирле бюджет та үз өлешен кертә.
Төзелештән тыш лагерь территориясендә ремонт эшләре дә алып барыла. "Пресс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре барлык төзелеш һәм ремонт эшләрен алып бара. Биредә бүген корпус түбәләрен ябалар, иске клубтагы түшәмне яңарталар. Район үзәге мәктәбе укчылары да бу эшләрдән читтә калмый. Алар территориядәге чүп-чарны җыештыралар. Бер сүз белән әйткәндә, "Акчарлак"та эш гөрли.
Лагерь ачылырга да озак вакыт калмады инде. Беренче смена 15 июньдә башланачак. Илдар Бикмөхәммәтов әйтүенчә, беренче смена - профильле. Биредә төрле республика бәйгеләрендә катнашкан спортчылар ял итәчәк. Икенче сменада - 125, өченчесендә 100 малай һәм кыз ял итәчәк. Шуларның 10 сы - палата лагеренда. Ял итүчеләр арасында күп балалы, шулай ук имин булмаган гаилә балалары да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса