Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

«Без район газетасына язылучыларның барысына да рәхмәтле»

«Ак барс» Кошчылык комплексы» хезмәткәрләре турындагы язмаларны «Вперед»-«Алга» район газеталары битләрендә еш күрергә була - без укучыларны предприятиенең яшь белгечләре белән таныштырабыз, күпьеллык эш тәҗрибәсе булган хезмәткәрләрнең уңышлары турында язабыз.

Әлбәттә, аларга үзләре, хезмәттәшләренең тормыш юлы һәм биографиясе турында укуы күңелле. Узган ярты еллыкта кошчылык комплексы Питрәч предприятиеләре арасында  газеталарга язылу буенча лидер булды. Аларның кайберләре 2020 елның беренче яртыеллыгына  район газетасына язылды инде, калган хезмәттәшләре дә аларга кушылса без бик рәхмәтле булыр идек.
Күп кенә коллективлар һәм предприятиеләр альтернатив язылу ысулын сайлый, аның бәясе 2020 елның беренче яртыеллыгына - 6 айга 500 сум. Ул район  үзәгеннән ерак түгел яшәүчеләр өчен уңайлы, чөнки газетаны редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Биштән артык газетага язылган район үзәге оешмалары коллективларына без аны үзебез китереп бирәчәкбез.
Газетаның электрон версиясенә шулай ук 500 сумнан язылырга мөмкин, бу җир шарының теләсә кайсы почмагында газетаның яңа санын укырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бары тик сезнең электрон почта адресы гына кирәк, без шунда  газетаның яңа санын юллаячакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса