Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безне яңа юллар көтә

Район мәктәпләрендә, бөтен Россиядәге кебек, чыгарылыш баллары узды. Быел 168 яшь кыз һәм егет мәктәп белән саубуллашып, мөстәкыйль тормышка аяк басачак. Шуларның дүртесе - алтын медаль, ә тугызы көмеш медаль алды.

Мәктәп тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыргач, чыгарылыш балына әзерләнә башлады.
Район үзәге мәктәпләре, традиция буенча, чыгарылыш балларын район мәдәният йортында үткәрә. 27 июньдә анда Питрәч 2 нче мәктәбе чыгарылыш укучылары җыелды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә һәм фойе кичәнең төп катнашучыларын көтә. Быел 2 нче мәктәптән 20 егет һәм кыз мәктәп белән саубуллаша.
Әнә, затлы киемнәрдән күз явын алырлык егетләр, кызлар, музыка һәм алкышларга күмелеп, сәхнәгә күтәрелә. Иң дулкынландыргыч мизгелләр җитә.
Мәктәп директоры Эльмира Мамасадыйкова мәктәп тормышы, андагы үзгәрешләр турында сөйли. Бүген, чыннан да, мәктәпнең йөзе бөтенләй үзгәрде, заманча төсмер алды.
Үтеп киткән уку елында мәктәпнең 100дән артык укучысы төрле бәйгеләрдә актив катнашты. Шулай ук мәктәп спортчылары уңышлары һәм казанышлары сөендерә.
Чыгарылыш кичәсенә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин олы кунак булып килде.
Ул чыгарылышларны һәм коллективны, уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.
- Кем генә булсагыз да, нинди генә һөнәр сайласагыз да, намус белән эшләргә тырышыгыз. Шул чагында тормышта уңышка ирешәчәксез һәм җәмгыятькә файда китерәчәксез. Һөнәрле булгач, үз ягыбызга, туган авылыгызга кайтыгыз. Районга яхшы белгечләр һәрвакыт кирәк. Сезгә уңышлар һәм хәерле юллар телим, - диде. Аннары чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырды. Тантананың төп катнашучылары бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X