Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның

Хатын-кызлар турында нинди генә шигырьләр, җырлар, романнар иҗат ителмәгән. Алар әбиләрнең, әниләрнең изгелеге, тырышлыгы, кызларның гүзәллеген данлый. Хатын-кыз - яз һәм гүзәллек, наз һәм сөю, тугрылык һәм шәфкатьлелекне гәүдәләндерүче зат. Хатын-кыз бер матур итеп караса, дөньялар ямьләнә, күңелдә шатлык, мәхәббәт, бәхет хисләре уяна.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Игелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Җир йөзендә алардан да кадерле кеше юк. Чөнки безне бу якты дөньяга тудыручы, бишек җырын җырлап, йоклатучы, иң беренче булып мәктәпкә озатучы да, еласак, юатучы, егылсак, торгызучы кеше дә ул - әни.
- Әни... Әнкәй! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Дөньяда аналардан да изге һәм аналардан да газиз зат юк. Әнкәй!... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездәге чиксез рәхмәтне шушы гап-гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып, безне кадерләп һәм яклап, назлап яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.
"Җир йөзендә әнидән дә кадерлерәк, кирәгрәк, газизрәк кеше юк. Әниебез безне көн дә тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый, бар күңел җылысын биреп, тәрбияли. Әнинең акыллы киңәшләре, җылы сүзләре, мөлаем карашы җанга рәхәтлек бирә" - дип яза Кибәчтән 6 нчы сыйныф укучысы Елена Муллина.
"Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сиңа гомер бүләк иткән, җыр көйләп, бишектә тибрәткән, тәүге елмаюыңны күреп сөенгән кеше... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?! Әгәр дә көчемнән килсә, мин әниләр кулларына һәйкәл куяр идем. Аны күргән һәрбер кеше аның бөек ана кулы икәнен таныр иде" - дип яза Кибәчтән Юлия Токранова.
Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы ул. Ул бөтенесен булдыра. Балалар, дус-ишләр уңышка ирешсә, бәхет-шатлыктан да елый ул. Яшәргә көч калмады дип уйлаганда да, яшәү көче таба ул. Гаиләсе өчен кирәк икән, бөтенесен корбан итәргә дә әзер ул. Чиксез мәхәббәт шул буладыр инде. Ул үз тирәсендә бөтен дөньяны тота алырлык олы көчкә дә ия.
Җәмгыятебездә хатын-кыз аяк басмаган, ул эшләмәгән эш юк. Ул һәркайда үзен күрсәтә ала. Анда нәзакәтлелек, намус, сафлык, тәҗрибә, осталык та җитәрлек. Тикмәгә генә хатын-кыз - иң камил зат димиләр бит.
Барлык хатын-кызларны иң күркәм, иң матур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Без гомер буе аларга рәхмәтле. Аларга сәламәтлек, озын гомер, куанычлы көннәр телибез. Һәрвакыт шундый назлы, ягымлы булып калыгыз.
Бәйрәм белән сезне, кадерле хатын-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса