Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бүләк кемгә чыгасын белә ул

2012 елның II яртыеллыгына "Вперед"-"Алга" район газеталарына язылу төгәлләнде. Без, вәгъдә иткәнебезчә, 27 июньдә "Батыр" мәдәният-спорт комплексында әбүнәчеләребез арасында бүләк уйнаттык. Анда төп приз - телевизор иде. Ул Питрәчтән Нина Чихиревага чыкты. Калган бүләкләребез дә үз хуҗаларын тапты.

Аларның исемнәрен атаганчы, иң элек, квитанцияләрен безгә юллаган 500 дән артык укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерергә телибез. Алар безнең иң тугры, иң кызыксынучан укучыларыбыз. Безнең бүләк уйнату чарасында актив катнаштылар. Чара үткәрәсе "Батыр"га да якынча 100 кеше килгән иде. Чөнки бәхетле бүләк алу минтулары һәркемне магниттай үзенә тарта. Үзебез дә кушылыр идек тә, бик кызыгабыз, әмма редакция хезмәткәрләренә бүләк уйнатуда катнашу тыйнаксызлык, төрле имеш-мимеш таралырга сәбәп булыр дип уйлыйбыз.
Бу юлы гадәти сценарийны бераз үзгәртергә булды алып баручыларыбыз, моны залда утыручылар да тиз күреп алды.
Квитанция күчермәләре лототронны тутырып торганга, аларны зур пакетка бушатып, залдан сорауга дөрес җавап бирүче кеше хөрмәтле жюри күзәтүендә пакеттан алып торды. Алып баручы Гүзәл Сафина газетага кагылышлы сораулар бирде. Тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Шулай итеп 1 нче бүләгебез - шәраб стаканнары Колайдан Ольга Мишанинага чыкты. 2 нче бүләк - азык-төлек контейнерлары. Алар Питрәчтән Нурзидә Гыймадетдиновага чыкты. Аларны залда утыручы кызы белән оныгы алырга чыкты. 3 нче бүләгебез - стаканнар җыелмасы. Аларның хуҗасы район үзәгендә яшәүче Минзифа Зиннәтова булды. Рәхәтләнеп соклар, компотлар эчсеннәр гаиләләре белән. 4 нче бүләк - көнкүрештә бик кирәкле әйбер - су фильтры. Аны Питрәчтән Нина Токранова отты. Рәхәтләнеп чиста су эчсеннәр. Ату бездә суда известь күп, диләр. 5 нче бүләк - электр чәйнеге. Ул Көлкәмәрдә яшәүче Елизавета Кнайновага чыкты.
Шуннан тагын квитанция алучыны алыштырды алып баручылар. Монда шулай ук кызыклы сорау бирелде: "Редакция хезмәткәрләрен кем күбрәк белә". 2 кеше чыгып басты.
Берсе сорауга күбрәк җавап тапты. Ул пакеттан квитанция алып торды да инде. Шулай итеп 6 нчы бүләк - ирләр өчен эш кораллары җыелмасы. Өйдә бик кирәкле нәрсә. Аларны Галина Семиндерова отты. Аның турында берничә сүз әйтеп үтми булмас. Аңа алдагы бүләк уйнатуда төп приз - тузан суырткыч чыккан иде. Әллә бүләк догасын белә инде?! 7 нче бүләк - кесә телефоны. Аның иясе Питрәчтән Индира Ибраһимова. Индираның сорауларга да дөрес җавап бирүен язып үтим әле.
Тамашачыны бераз ял иттерү өчен сәхнә алдына 4 бала чакырылды. Берсе, ни өчендер, кире кереп китте. Әллә оялды, әллә курыкты. Ир-малай Валера Максимов бик матур итеп җыр җырлады, аны артыннан Ирина Попова да җыр башкарды. Ә Сидорова Эвелина шигырь сөйләде.
8 нче бүләкне алганнан соң янә квитанция алучы алыштырылды. Залга сорау бирелде. Дөрес җавапны поликлиникада эшләүче Розалия ханым бирде. Ул пакеттан бәхетле бүләк иясе квитанциясен алды. Кесә телефоны хуҗасы - Чертово авылыннан Петрова. Инициалы аңлаешсыз иде. Исемен яза алмыйм.
9 нчы бүләк - тузан суырткыч иде. Аны Питрәчтән Суфия Хәсәнова алды. Ул залда үзе юк иде. Хезмәттәшләре куанычлы хәбәрне телефоннан җиткереп өлгергәннәр. Чара беткәч, бүләген кереп алды. Һәм төп бүләк - телевизор уйнатыла. Башта залдагыларга сорау бирелә. Дөрес җавап бирүчегә квитанция алу йөкләтелә. Шулай итеп иң көтелгән, дулкынландыргыч мизгелләр. Кемгә чыгар бүләк, дип, ах итеп утыралар залда. Телевизор иясе - Питрәчтә яшәүче Нина Чихирева булды. Ул редакциягә төштән соң килеп тә җитте. Бәхетле елмайган йөзе балкып тора.
- 71 яшемә җитеп, беркайчан бүләк отканым булмады. Бик сөенәм. Өйдә 2 телевизор бар. Берсе иске иде. Атып бәрербез инде. Башка кешеләр дә район газетасын алсын, мин Питрәчтә яши башлаганнан бирле бик яратып укыйм аны. Нәрсә теләсәң, шул бар газетта. Укучыларыгыз күп булсын", - дип теләде ул изге теләкләрен. Аңа бүләк отуы турында кибеттә әйткәннәр. Башта ышанмый торган. Менә бит, бәхет үзе эзләп тапкан аны.
Бүләкне тамашачылар арасында да уйнаттык. Аңарчы чарага килүчеләргә билет биреп чыккан идек. Шуларны уйнаттык. 50 нче билетка стакан җыелмасы, 7 нче билетка сарымсак сыгу җайланмасы, 78 нче билетка үтүк чыкты.
Менә шулай күңелле нотада чарабыз төгәлләнде. Безнең белән калыгыз, газетабызга, үз газетагызга язылыгыз, сез дә бүләк отарсыз. Көтелмәгән шатлык хисләре кичерерсез. Бүген безгә куану-шатлану хисләре җитеп бетми, газетабызга язылып, шул хисләрне кичерә аласың.
Бергә булыйк, безгә языгыз, бездән аерылмагыз, кадерле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса