Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Чыты игенчеләренең язгы мәшәкатьләре

Районда язгы кыр эшләре уңышлы дәвам итә. Барлык хуҗалыклар да сабан культуралары чәчә. 2 майга барлык мәйданнарның 19,6 процентына сабаннар чәчелде. "Питрәч азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә чәчүгә 26 апрельдә төштеләр. Чыты игенчеләренә 5500 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрәсе бар. Язгы кыр эшләре вакытында 22 трактор һәм 6 автомашина файдаланылачак.

Чытылылар күпьеллыкларга, уҗым культураларына ашлама кертүне, тырмалауны уңышлы башкарып чыкты.
- Безнең хуҗалыкта тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белгән механизаторлар эшли. Кыскача гына әйтсәк, чын игенчеләр, - ди баш агроном Алмаз Хәйруллин. - Яшь кадрлар турында да кайгыртабыз. Алар тәҗрибәле механизаторлар янында эшләп, игенчелек серләренә төшенә. Аларның киеренке хезмәте нәтиҗәсендә, техниканы язгы чәчүгә әзерләү планлы һәм бара. Язгы кыр эшләре дә өзеклекләрсез алып барыла. Кырда яхшы эшләүчеләрне билгеләп үтәргә кирәк. Болар: Рафаэль Идиатуллин, Фаил Бәдретдинов, Алексей Хрущев, Иван Канашев, Фердинанд Гайнетдинов, Ринат Гайнетдинов, Илшат Сөләйманов, Алексей Карташов, Рамил Кәримов һәм башка игътибарга лаек хезмәтчәннәр. Бигрәк тә хөрмәтле ветераныбыз, чын игенче, алтын куллы Николай Жуковны билгеләп үтәр идем. Өлкән яшьтә булса да, безгә нык ярдәм итә ул. Чөнки гомер эчендә зур тәҗрибә һәм зирәклек туплаган. Хәзер бик рәхәтләнеп безнең белән, яшь белгечләр белән уртаклаша. Ул токарь да, эретеп ябыштыручы да, мастер-көйләүче дә, тимерче дә, гомумән, белмәгән эше юк.
Аннары без баш агроном белән кырларны карап йөрдек. Бөртеклеләр чәчү тулы куәткә бара. "МТЗ-1221" тракторында яшь механизатор Ринат Гайнетдинов эшли. Ул "СЗ-5,4" агрегаты белән хуҗалыкта беренче булып сабан культуралары чәчә башлаган. Механизаторлык белгечлегенә Ринат күрше Керәшен Сәрдәсендә - ПЛ-93 филиалында укыган. Хуҗалыкта бишенче елын эшли. Ул әтисе сукмагыннан бара. Анысы да гомер буе тракторчы булып эшләгән. Әмма кызганычка каршы, гомере кыска була. Ринатка биш яшь вакытында вафат була. Әнисе Кадрия ханым биш баланы тәрбияләп үстерә. Хуҗалык сыерларын савучы, аннары ясалма орлыкландыручы булып эшли.
Инде биографиядән кырга кайтыйк. Ринат нормада каралган 30 гектар урынына 50 гектардан артык мәйданда чәчү чәчә. Эшен бик яратып башкара. Шуңа да ару-талуны белми.
Ринат Гайнетдинов чәчү кырында.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X