Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кадерле питрәчлеләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара Өлкәннәр көне - зирәклек һәм изгелек көне белән котлыйм!

Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм.

Өлкән буын кешеләре чорлар һәм буыннар бәйләнешенең җанлы гәүдәләнеше булып тора.

Хәзерге заманда сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, белемегез җәмгыятькә бик кирәк. Сез һәркем өчен лаеклы үрнәк булып торасыз. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән безнең иминлегебезне тәэмин иттегез. Сезнең туган ягыгызга карата булган чиксез мәхәббәтегез, түземлелегегез һәм ышанычыгыз яшьләрдә шундый ук сыйфатлар тәрбияләүдә өлге булып тора. Сез рухи кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучы, шулай у балаларыгыз һәм оныкларыгызның ышанычлы терәге дә. Сезнең районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз зур хөрмәткә лаек. Аеруча да авыр сугыш елларын кичергән, илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән һәм аны торгызуга күп көч куйган ветераннарыбызга рәхмәтләребез чиксез.

Кадерле өлкәннәребез, хезмәтегез, тәҗрибәгез, изгелегегез һәм зирәклегегез өчен сезнең алда баш иябез. Сезнең һәрберегезгә дә нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, рухи тынычлык, тормышка карата сүнмәс кызыксыну, җылылык, мәхәббәт телим. Сезгә туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын!

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль район башлыгы-район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: котлау