Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен "Татмедиа" АҖ матбугат басмаларын тарату торышы буенча мониторинг игълан итте.
Белүебезчә, укучыларыбызның күбесе мондый проблемага беренче тапкыр гына юлыкмый һәм газета-журналларын тиешле вакытта ала алмыйлар. Әгәр бу сезнең турында икән, безгә algared@yandex.ru электрон адресына (адрес, ФИО, газета исемен күрсәтеп) языгыз яки 3-04-82 номеры буенча шалтыратыгыз. Сезнең шикаятьләрегезне без "Татмедиа" АҖ массакүләм мәгълүмат чаралары департаментына җибәрәчәкбез.
Шикаятьләрегез бар икән - бу турыда хәбәр итегез.