Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң матур чыршы бизәүчеләр

Яңа елдан һәрберебез могҗиза көтә. Быел питрәчлеләрнең өметләре акланды. Район үзәге Яңа ел кичендә һәм бәйрәм көннәрендә әкияттәгедәй сихри һәм матур иде.

Авыл җирлеге территорияләрендә бизәлгән чыршылар, төрле төсләрдәге гирляндалар, боз шугалаклары, учреждение, предприятие тирәсендәге кар шәһәрчекләре - болар барысы да бәйрәмгә тагын да ямь һәм гүзәллек өстәде. Алдан кар булмавы Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнүчеләргә берникадәр кыенлыклар тудырды, әлбәттә. Шуңа да карамастан, барыбыз бергә, күп көч куеп Питрәчебезне әкият иленә әйләндерә алдык.
Соңыннан "Иң яхшы авыл чыршысы" район бәйгесенә йомгак ясалды. "Иң яхшы авыл чыршысы" номинациясендә 1 нче урын Шәле мәктәбенә, 2 нче урын Чыты мәктәбенә, 3 нче урын Кощак авылы мәдәният йортына бирелде. Күн, Шәле, Чыты, Ленино-Кокушкино, Колай, Янсуар авыл җирлекләренә хуплау призлары тапшырылды.
"Иң яхшы район үзәге чыршысы" номинациясендә 1 нче урынны "Теплострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алды (җитәкчесе Лотфулла Хәйбуллов), 2 нче урынны "Пресс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Александр Садовников) һәм "Агрострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, "Төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Рөстәм Хөсәенов һәм Ленар Григорьев) бүлеште. Әлеге номинациядә хуплау призлары коррекция мәктәбенә, 1 нче, 2 нче мәктәпләргә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, БТИга һәм район мәдәният йортына тапшырылды.
Исегезгә төшереп китәбез, "Иң яхшы авыл чыршысы" һәм "Иң яхшы район үзәге чыршысы" номинацияләрендә беренче 3 урын өчен 5000, 4000, 3000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Ә хуплау призлары 1000 сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса