Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иман нуры күңелләребезне яктыртсын

ТатЦИК авылында яшәүчеләр күптәннән көткән бүләкләрен алды. Монда тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Бу районыбызда эшләп килүче унтугызынчы мәчет.

ТатЦИК - районыбызның иң кечкенә авылларының берсе, ул Шәле авыл җирлеге составына керә. Авыл Мишә елгасының уң як яр буена урнашкан, бер яктан наратлык белән камап алынган. Монда тырыш, эшчән халык яши. Узган гасырның сиксәненче елларында монда 31 йорт булган, аларда 133 кеше яшәгән. Хәзер авыл үзе дә, халкы да ике тапкырдан артыграк. Менә шуңа да авыл халкы мәчет ачу турында сүз кузгаткан.

Әлеге мәсьәлә белән ТатЦИК авылында яшәүчеләр район хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Алар мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүләрен сорыйлар һәм уңай җавап алалар. Авыл үзәгендә, элеккеге мәктәп бакчасында мәчет нигезе салырга әзерлек башлана.

- Башта карт агачларны кистек, - дип сөйли мәчет төзелеше инициаторларының берсе Назилә Яруллина. - Утыннарны саттык, шуның белән төзелеш эшләре өчен тәүге акчаларны алдык. Сүз уңаеннан, шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге мөһим эштән беркем дә читтә калмады, көчләреннән килгәнчә, барысы да ярдәм итте. Төзелештә җирле халык та катнашты, шәлелеләр дә, ТатЦИКта туып-үскән кешеләр дә килде.

Фәния Хәкимова 6х6 зурлыгындагы бура бүләк итте, ә Булат Калимуллин үз автомобилендә төзелеш материаллары ташыды. Илдус Яруллин һәм Җәүдәт Нотфуллин беренче көннән үк изге эштә катнаштылар. Очрактан файдаланып, район газетасы аша безнең "Нурлы" мәчете төзелешендә үз өлешләрен кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәсе килә.

Мәчетне ачу тантанасына ТатЦИК һәм Шәледә яшәүчеләр, шулай ук районнан кунаклар килгән иде. Тантаналы чарада район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров та катнашты.

- ТатЦИК һәм Шәле авылларында тырыш халык яши, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Эдуард Дияров. - Алар моны кыска вакыт эчендә менә шундый искиткеч мәчет төзеп, тагын бер кат расладылар гына.

- Безнең теләк шул - әлеге корылма буш тормасын, авыл халкы, бигрәк тә яшьләр, балалар монда ешрак килсен иде, - диде үз чыгышында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, җыелганнарны Аллаһ йорты ачылу белән ихлас котлап. - Иман йорты халыкка бәхет-шатлык алып килүен телим.

Тантананың рәсми өлешеннән соң барысы да мәчеткә гыйбадәт кылырга, намаз укырга керде. Гайнетдин мәдрәсәсе шәкерте 11 яшьлек Илмир Зөбәеров Коръән сүрәсе укыды.

- Әйе, без бу вакыйганы күптәннән көттек, - ди әлеге авылда яшәүчеләр Илсур Яруллин һәм Миңневәли Ибраһимов. - Хәзер дини бәйрәмнәребез вакытында монда киләчәкбез, моңа кадәр күрше Шәле авылына йөрергә туры килә иде.

- Менә бүгеннән башлап ТатЦИКны авыл дип атарга була, - диде горурланып танылган язучы, Шәледә туып-үскән, хәзер инде ТатЦИКта яшәүче Камил Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса