Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Искиткеч яхшы кеше, укытучы

Әгәр кеше эшен ярата, башкаларның тормышын яхшырту өчен игелек кыла икән, аны алтын йөрәкле диләр. Шәле урта мәктәбенең югары категорияле биология укытучысы Мәннапова Зөлфия Мөхәммәт кызы әнә шундыйлардан.

36 ел гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган, меңләгән бала күңеленә изгелек орлыгы, җуелмас эз салган кеше ул Зөлфия Мөхәммәтовна.
Һәркем белән уртак тел табучы, олысына-кечесенә киңәшен бирүче, авылның киләчәгенә, яшьләр тормышына битараф булмаучы кеше итеп белә аны авылдашлары.
Зөлфия Мөхәммәт кызы заман белән алга атлаучы укытучы. Ул кызыксындыруын дәрес кысаларында гына калдырмыйча, интернет аша үткәрелгән күп чараларда балаларны катнаштыра, үзе дә читтә калмый. Шуңадыр һәр елны аның укучылары мәктәп, район һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Зөлфия Мөхәммәт кызы 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсының грантына лаек булды.
Ул биология дәресләреннән тыш мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе дә. "Мәктәп бакчасы - дәресләр үткәрү өчен ачык һавадагы биология кабинеты, практик дәресләр, тәҗрибә һәм күзәтүләр алып бару лабораториясе, дидактик күрсәтмә һәм тарату материаллары әзерләү өчен чыганак, күптөрле табигый әсбап ул", - дигән Н.Верзилин.
Хак сүзләр. Укучы яз көне үзе утырткан бер кабак орлыгыннан көзен ялтырап торган сап-сары зур кабаклар җыеп алса, яисә бер бөртектән 2-3 метрлы көнбагыш үскәнен күрсә, дулкынланмый калмас.
Үз фәнен тирәнтен белүче, тәҗрибәле мөгаллим Зөлфия Мөхәммәт кызы моны яхшы аңлый. Мәктәп яны тәҗрибә участогы зурмы ул, кечкенәме, бик күпләр өчен "Җир әлифбасы" була ала. Яшелчәләрне утырту гына аз, мул уңыш алу өчен аларга кирәкле шартлар, агротехник алымнарын үтәргә кирәк. Зөлфия Мөхәммәт кызы укучыларына аңлатып кына калмый, үзе дә җиң сызганып алар белән бергә эшли. Менә дистә еллар инде Шәле мәктәбенең тәҗрибә участогы районда беренчелекне бирми. 2005 елны ул җитәкләгән "Яшь натуралистлар" түгәрәгенең эше Россия күләмендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булды, 2011 елны "Мәктәп яны тәҗрибә участоклары" конкурсында катнашты. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.
Бу тырыш, үз эшенең остасы, сабыр, үтә дә тыйнак мөгаллимәне балалар, хезмәттәшләре, әти-әниләр чын күңелдән яраталар. Октябрь - көзнең иң бәрәкәтле, иң кодрәтле ае. Кыр-басулардан иген келәтләргә тулган, куак-агачлар алтынга төренгән. Адәм баласының да шундый ае бар. Ул - гомернең уртасына җиткән чак.Тәҗрибә, акыл туплаган, татлы җимешләре - балалары үсеп җиткән чак... Зөлфиянең менә шундый халәт кичергән көннәре. Бәхет савытларың тулып торсын, дустыбыз! Аллаһы Тәгалә сине җан тынычлыгыннан аермасын, барлык эшләреңне дә уң итсен. Сәламәт бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X