Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Изге эш җирдә ятмас

Керәшен Сәрдәсе авылы җирлегендә зират коймаларын яңарталар. Бу изге эшкә район һәм җирле хакимияттән тыш, авыл халкы да кушылуы игътибарга алырлык күңелле күренеш.

Иске коймаларны, капкаларны алыштыру, яңарту, буяу эшләре көч һәм тырышлык кына түгел, матди чыгымнар да таләп итә. Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов бу эшкә район, авыл җирлеге хакимиятеннән тыш, элек бу торак пунктта яшәүчеләр дә кушылуын сөенеп бәян итте. Алар ата-ана хакын хаклап, зиратны төзекләндерүдә үз өлешләрен кертә. Николай Мухин, Андрей Харитонов, Сергей Николаев, Иван Анисимов зур ярдәм күрсәткән. Кәвәл һәм Көлкәмәр авылларында яшәүчеләр дә читтә калмаган.
Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Ел ярым вакыт эчендә ремонт өчен кирәкле тиешле сумма туплана. Кыштан ук профиль сатып алынган. Июнь башыннан эш кайный башлаган. Сүз арасында биредә койманы соңгы тапкыр 2002 елда алыштыруларын әйтеп үтәргә кирәк. Пычкы материалларыннан эшләнгәнгә, тиз арада яраксыз хәлгә килгән. Бу юлы шуңа күрә койманы тимердән ясарга уйлаганнар. Әлеге эш артыннан йөрүчеләр арасында авыл мәдәният йорты директоры Алексей Дементьев та булган. Үзенең төп эшеннән бушаган арада шунда ук эшкә керешә. Күпләр аның үрнәгенә иярә, нәкъ шулай эшли.
Мондый зур эшне бергәләп кенә башкарып чыгарга була шул. Халык хәлнең торышын яхшы аңлый. Шуңа да җыелышып ярдәм итәргә телиләр. Берәүләр акча белән булышса, икенчеләр, материалын бирә, үзе килеп эшләп китә.
Материал гына җитсен, эшен, һичшиксез, җиренә җиткерәбез аны, - ди кешеләр.
Халык гыйбарәсендә әйтелгәнчә, кешеләрнең ничек яшәвен аларның яшәү урыннарында зиратны карап тотуларыннан чамаларга була. Моны Керәшен Сәрдәсе халкы яхшы аңлый. Бик тиздән уртак тырышлык белән изге урын тагын да ямьләнеп китәчәк.
Шунысы кызганыч, 80 метр профнастил алырга акча җитеп бетмәгән әле.
Исәннәрне хөрмәт итеп, бакыйлыктагыларны онытырга ярамый. Шуның өчен әлеге авылдан чыккан, яшәгән бөтен кеше әлеге изге эшкә катнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X