Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Киләчәк уңыш язмышы игенчеләр кулында

Район кырларында уҗым культуралары чәчү эше бара. Игенчеләр чәчү кампаниясен кыска вакытта тәмамлау өчен бөтен тырышлыгын биреп эшли.

Районның иң эре хуҗалыгы "Ак Барс-Питрәч" ААҖ да уҗым культуралары 4700 гектар мәйданда чәчеләчәк. Игенчеләр чәчү эшенә август уртасында ук керештеләр. Кырларда заманча чәчү агрегатлары таккан дүрт трактор эшли. Аларны районның алдынгы механизаторлары - Ленар Сираҗетдинов ("язгы кыр эшләре нәтиҗәсе буенча кыр батыры"), Михаил Кузин, Марсель Сөнгатуллин һәм Рушан Гайфуллин. Яшь, әмма тырыш игенчеләр көндәлек нормада каралган 40 гектар урынына 80 гектардан артык чәчәләр.
Механизаторлар янәшәсендә һәрвакыт яшь агроном Айрат Миңнуллинны күрергә була. Узган елны ул Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, туган хуҗалыгына эшкә кайта.
- Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырда инде без,- ди яшь агроном, - өлкән коллегаларым, җитәкчеләр һәм механизаторлар ярдәме белән эшебезне сыйфатлы итеп башкарабыз. Үзем әлегә тәҗрибә генә туплыйм. Бик күп йөрергә туры килә. Көненә 300-400 километр урыйм.
Без яшь агроном белән әңгәмә корган арада, ягулык салу өчен "Horsh" агрегаты таккан "Нью-Холланд" тракторы килеп туктады. Аның йөртүчесе Рушан Гайфуллин туган хуҗалыгында инде сигезенче елын эшли. Автотранспорт техникумын тәмамлаганнан соң ул озак уйлап тормый, механизатор булып урнаша. Беренче өч елын "Туман"да тукландыру һәм шытымнарны эшкәртү белән шөгыльләнә. Хәзер инде заманча тракторда эшли. Җаваплылык хисе һәм тырышлыгы аңа уңыш алып килә. 2010 елның язгы кыр эшләре нәтиҗәсе буенча ул кыр батыры булып таныла һәм район Сабан туенда мотокультиватор һәм тәкә белән бүләкләнә.
Быелгы чәчүдә ул энекәше Салават белән эшли. Салават - Казан төзелеш көллияте студенты. Җәйге каникулын бушка уздырмый - туган хуҗалыгына ярдәм итә. Узган елларны Салават комбайнчы ярдәмчесе булып эшләсә, быел исә абыйсы белән гаилә экипажында эшлиләр. Җитәкчеләрнең сүзләренә караганда, егетләр үз эшләрен бик яхшы башкара. Һәр көнне уҗым культураларын чәчү планын арттырып үтиләр.
...Бу вакытта "КамАЗ-215" тракторында эшләүче Фәрхәт Низамиев Гайфуллиннарның агрегатына ягулык салып бетерде. "Нью-Холланд" тракторы тагын кузгалды.
- Мондый белгечләребез булганда, чәчү кампаниясен вакытында тәмамлаячагыбызга бернинди шигебез дә юк, - ди агроном.
Рәсемдә: Фәрхәт Низамиев, Айрат Миңнуллин, Рушан һәм Салават Гайфуллиннар (сулдан уңга).
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса