Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кышка терлек азыгы әзерлибез

Район хуҗалыклары печәнгә июнь башында төште. Республикада урнашкан эссе һәм коры һава азык хәзерләүчеләрне кырлардагы һәм болыннардагы яшел үләнне уңайлырак вакытта җыярга мәҗбүр итте. Әмма булып узган яңгырлар азык хәзерләү кампаниясен бераз тоткарлады.


Узган атна ахырында күктә куерган болытлар озаклап явасы яңгырлар буласына ишарәләде. Шулай да явым-төшемнәрнең ул кадәр үк күп буласын берәү дә көтмәгән иде. Өч көндә 20 миллиметрга кадәр явым-төшемнәр яуды. Бу айлык нормадан 30 процент диярлек артык.
Район азык хәзерләүчеләренә эшне туктатып торырга туры килде. Ә эш яхшы ук темпларда бара иде.
- Июнь уртасына район хуҗалыкларында 1400 тонна печән һәм 65 тонна яфрак азык хәзерләнгән, 2500 тонна сенаж салынган иде. Июньнең беренче ункөнлегенә 2500 гектарда күпьеллыклар чабып алынган. Шартлы бер башка 1,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән иде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллин. - Азык хәзерләү буенча республика исемлегендә без әлегә 17 нче урында барабыз. Әле печән өсте башланды гына. Узган елгы запаслар да бар әле. Безнең мәгълүматларга караганда, "Ак Барс Питрәч" хуҗалыгы быелгы сезонга зур азык запасы белән керде. "Соя Колай", "Питрәч азык-төлек корпорациясе","Рацин Шәле" хуҗалыкларында да бераз азык запасы бар. Әмма бөтен эш алда әле.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәзерләү белән килеп туган хәлгә анализ ясала. Азык хәзерләүне тизләтү, техниканы күчерү һәм көчләрне бүлү белән бәйле чаралар буенча фикер алышулар бара. Районда механикалаштырылган колонна эшли. Ул азык хәзерләүдә тиз арада оешып, эш итәргә сәләтле.
Быелгы азык хәзерләү кампаниясенең тагын бер үзенчәлеге бар: республика киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, күрше районнарга барып, азык хәзерләүгә өметләнәсе юк, аларда да коры эссе җәй үзенекен иткән. Шуның өстенә, азыклар да кыйммәткә төшә. Чыгу юлы бер генә - үзебезнең кырларда һәм болын-тугайларда үскәнне чабып җыю.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, печән өсте "Ак Барс Питрәч" (196 тонна печән, 788 тонна сенаж), "Рацин Шәле" (50 тонна печән), "Питрәч азык-төлек корпорациясе"ндә (100 тонна печән, 370 тонна сенаж), "Соя Колай" (90 тонна печән), "Казан" нәсел атлар заводында (190 тонна печән), крестьян-фермер хуҗалыкларында аеруча кызу бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса