Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

УНИВЕРСИАДА -2013 УТЫ

бүген Владивостокка кайтып җитә. Биредән аның Россиянең 30 шәһәре буйлап эстафетасы башлана. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашачак.

ТАТАРСТАНДА ЭШКУАРЛАРГА ЯРДӘИ КҮРСӘТҮ ҮЗӘГЕ төзелде. Яңа структура эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә финанс, юридик, мәгълүмат һәм патент-лицензия ярдәме күрсәтеп, хезмәткәрләрне сайлап алу һәм өйрәтү хезмәте күрсәтәчәк.

21 ГЫЙНВАРДАН 21 ФЕВРАЛЬГӘ КАДӘР РЕСПУБЛИКАДА "КАР АВТОМОБИЛЕ" ОПЕРАЦИЯСЕ уздырыла. Аның барышында физик һәм юридик затларның машиналарына дәүләт техтикшерүе үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт техтикшерүе идарәсе хәбәр итүенчә, машиналарны тикшерү РОСТО (ДОСААФ) бинасы каршында узачак. Үзләренең кар машиналарын теркәмәгәннәргә техникасын ГТО га тапшырырга кирәк булачак. Дәүләт техтикшерүе органнарында теркәлгән очракта, А 1 категориясе таныклыгы бирү мәсьәләсе каралачак.

"БОЗДА САК БУЛ" РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНДӘ катнашу өчен балалар иҗат йортына районның 15 мәктәбеннән барлыгы 45 рәсем килгән. Шуларны 6 сы Казанга җибәрелде. Алар республика буенча призлы урыннар өчен көрәшәчәк. Әлеге эшләр Ленино-Кокушкино, Кощак, Пановка, һәм Питрәчнең 1 нче мәктәпләреннән.

"ҮЛЕМСЕЗЛЕККӘ БЕР БАСКЫЧ" республика бәйгесе Рудольф Нуриев юбиленна багышланган. Аны Мәдәният министрлыгы һәм республика балалар китапханәсе игълан иткән. Викторинада бөек артист иҗаты белән кызыксынучы һәркем катнаша ала. Бәйге кагыйдәләре белән Үзәк китапханә сайтында яки район китапханәчеләреннән белешә аласыз.

"СУДАРУШКА" АНСАМБЛЕ ҮЗЕНЕҢ ЗУР ЮБИЛЕЙ КОНЦЕРТЫНА әзерләнә. Әлеге ансамль моннан 5 ел элек яшьләр үзәге каршында төзелгән иде. Бу аның икенче туган көне. Беренче тапкыр ул 1976 елда Ленино-Кокушкино мәдәният йортында төзелгән булган, ул вакыттан бирле инде 37 ел үтте. Бүгенге көндә коллектив бәйрәм программасы әзерли. Ул күбесенчә халык җырларыннан торачак.

ТАТАР ТАУ ИЛЕ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ Рәхилә апа Габдрахмановага 26 гыйнвар көнне 95 яшь тула. Ул үзенең бөтен гомерен туган авылында колхозда эшләгән. Алты бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә бик күп оныклары һәм оныкчыклары бар.

ХЕЗМӘТ ВАЗИФАЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНЫП, чит милеккә кул сузган өчен Г.Галимов һәм Р.Зәйнуллин хөкем ителде. "Газовик" ҖЧҖ га алар салган зыян 3954480 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X