Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрау безгә җәй алып килде

Печән эше инде төгәлләнгән, ә урып-җыюга керешергә әле иртәрәк булган бер чорда авыл кешесенең бераз хәл алырга, күңел ачарга, ял итәргә вакыты була. Нәкъ менә шул вакытта керәшеннәр үзләренең милли бәйрәме - Питрауны бәйрәм итә дә инде.

Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында республика күләмендәге Питрау бәйрәме инде унсигезенче тапкыр үткәрелде. Анда питрәчлеләр дә актив катнашты.

Питрау үтте, җәй бетте, дигәннәр безнең әби-бабайларыбыз. Моннан тыш та Питрауга кагылышлы сынамышлар байтак. Мәсәлән, бу бәйрәмнән соң инде кошлар да сайрамый башлый, дару үләннәре дә үзләренең дәвалау үзлекләрен югалта, бу көннән соң су коенырга да ярамый, диләр. Ә быел киресенчә, Питрау белән бергә безгә күптән көткән җәй килде.

Бу көнне Тырлау аланы кунакларны төрле төстәге шарлар һәм матур бәйрәм флажоклары белән генә түгел, күпләгән аллы-гөлле чәчәкләре белән дә шатландырды. Җәйге кояш астында алар аеруча да матур булып күренде.

"Питрау" бәйрәме сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Алар арасында Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы" керәшен халык ансамбле һәм "Сәяр" керәшен вокал-фольклор коллективы да бар иде. Соңрак тамашачылар каршысына "Кряшен чибяре" конкурсында катнашучы кызлар, шул исәптән, безнең чибәребез Марина Мухина да чыкты.

Аланда Мамадыш,Түбән Кама, Питрәч районнарыннан, Башкортстаннан килгән керәшеннәр һәм нәгайбәкләр кечкенә генә ачык өйләрне дә бизәп куйган иде. Бу өйләрдә керәшен халкының тарихын чагылдырган күренешләр, музей, милли ризыклар, файдалы үләннәр - барысы да тәкъдим ителде.

Питрау күрке булып, әлбәттә инде, "Керәшен чибәре" бәйгесе санала. Әлеге бәйге керәшен сылуларының җыр-моңга сәләтен, хезмәт сөючәнлеген, аш-су, тарих һәм мәдәният өлкәсендәге белемнәрен сыный. Бәйгенең җиңүчесе төн уртасында гына игълан ителде. Керәшен чибәре булып Алабугадан Екатерина Максимова танылды. Безнең чибәребез Марина Мухина исә "Иң нәфис кыз" номинациясендә җиңде. Моннан тыш, шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Марина әле "Туганайлар" культура-агарту керәшен газетасы үткәргән онлайн тавыш бирүдә "Онлайн чибәре" титулына да лаек булды.

Бәйрәмдә тамаша сәхнәләре дә күп иде. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Венера Ганиева, Иркә, Данир Сабиров, Резедә Шәрәфиева, Элвин Грей чыгыш ясады, алар белән бергә кунакларны үзешчән сәнгать осталары, шул исәптән, безнең питрәчлеләр дә шатландырды. Заманча эстрада җырлары белән керәшеннәрнең үзенчәлекле моңнары таң атканчы яңгырап торды.

Таңны якты салют белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса