Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч мәктәбендә гадәти булмаган дәрес үтте

Питрәч икенче мәктәбендә, Экология елы кысаларында, гадәти булмаган дәрес үтте. Ул Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елын үткәрүгә багышланды. Чарада район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстан экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының өлкән...

Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм бик кызыклы притча-фильм да карадылар. Сүз уңаеннан, ул безнең районда Мишә елгасының ямьле яр буйларында төшерелгән иде.

- Бүгенге дәрес миңа бик ошады. Төп рольләрдә безнең мәктәп укучылары уйнаган фильм бик гаҗәпләндерде. Хәзер мин үземнең смартфоныма "Мәктәп экопатруле" дигән программаны күчереп алдым, мин анда актив эшләячәкмен, - дип сөйли җиденче сыйныф укучысы Евгений Бляшкин.

"Мәктәп экопатруле" - экологлар тарафыннан балалар белән эшләү өчен уйлап табылган конкурс. Аның асылы - балаларның экология министрлыгы инспекторларына ярдәм итүләре, аерым алганда, аларга чүплекләр турында хәбәр итүләре. Урамда, өй янында яки урманда чүплекләр күреп, укучылар аларны фотога төшерәләр һәм махсус программа аша табигать сакчыларына җибәрәләр. Иң актив ярдәмчеләрне ел нәтиҗәләре буенча бүләклиячәкләр.

- Хәзерге вакытта экология проблемасы бик актуаль. Безгә булган әйберләребезнең кадерен белергә өйрәнергә кирәк, - ди икенче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Дарья Пешакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса