Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районының иң гүзәл кызы үзенең бүләген алды

Безгә редакциягә сайтта үткәрелгән "Мин иң гүзәле!" фотоконкурсында җиңүче килеп китте.

Безнең конкурста сигез төрле, әмма бертигез гүзәл катнашучы ярышты. Алар барысы да, кызлар, хатын-кызлар, әлбәттә, соклануга лаек. Һәм тавыш бирүгә алар үзләренең иң кызыклы сурәтләрен җибәрделәр. Кайбер образлар бик тә үзенчәлекле булдылар. Ә иң кояшлы һәм якты сурәтне безнең җиңүче - питрәчле Гөлия Зарипова тәкъдим итте, моның белән аңа тавыш биргән сайтка керүчеләр дә ризалашты.

Гөлия фотосурәттә аның укыган вакытта мәктәптә практикада булган мизгеле сурәтләнгәне турында сөйләде. Яшь укытучының якты хатирәсе аңа җиңү алып килде. Бүләккә ул безнең спонсор - Rooms компаниясеннән (https://vk.com/rt_rooms) фотоссесиягә сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса