Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр коррупциягә каршы марафонга кушылды

Район мәктәпләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган марафон кысаларында коррупциягә каршы чаралар узды. Аларның берничәсе Питрәчнең икенче мәктәбендә үткәрелде.

Сыйныфтан тыш чаралар, плакатлар һәм рәсемнәр конкурслары, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар... Һәм алар барысы да бер темага: нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә? Коррупциягә каршы марафонда башлангыч сыйныф укучылары да, икенче мәктәпнең югары сыйныф укучылары да катнашты. Мәсәлән, дүртенче сыйныф укучылары катнашында «Коррупциягә – юк!» дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Мәктәпнең актлар залында алар инсценировкалар белән чыгыш ясадылар, анда әкият геройлары тарихы аша үз тамашачыларына ришвәтчелек мисалларын күрсәттеләр. Югары сыйныф укучылары мастер-класста коррупциягә каршы законнар буенча бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Марафон барышында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова һәм хокук саклау органнары, мөхтәсибәт, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында «Коррупция – укучылар күзлегеннән» дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә үткәрелде. Олылар укучыларга районда бу юнәлештә алып барылган профилактик эшләр турында сөйләделәр. Коррупциягә каршы чара шулай ук район үзәгенең беренче мәктәбендә дә узды. Ул "Тукта, Коррупция!» дип аталды.
Коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруга, хокукый аң дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән мондый чаралар һәм очрашулар районның башка мәктәпләрендә, шулай ук оешма-учреждениеләрдә дә узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса