Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы котлаулар кабул итә

Булып узган район Советы утырышы Питрәч мунициапль районы авыл җирлеге вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауларыннан соң беренчесе иде. Депутатлар бу көнне район Советы рәисен сайлады.

Республика һәм район өчен мөһим булган сайлауларның нәтиҗәсен игълан иткәнгә дә бер атнадан артык вакыт узды. Үзенең чыгышында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Зәйнуллин питрәчлеләрнең сайлауларда актив катнашуын һәм сайлауларга килү саны 98,6 процентка җитүен әйтте.

Үзенең максаты буенча беренче утырыш оештыру характерында үтте. Депутатлар Питрәч муниципаль район башлыгын сайладылар. Шулай ук район Советының беренче утырышы кысаларында әлеге вазыйфага кандидатлар тәкъдим итү буенча җыелышлар да булды. Аларда "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков, кулланучыларның хокукын яклау буенча Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина, 1 нче номерлы округ буенча район депутаты Лидия Пронина, "Челтәр компанияләре" ААҖ җитәкчесе Александр Пашин катнашты.

Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Рәфкать Кантюков: "Бу бик җаваплы вазыйфа, район да гади генә түгел. Мегаполиска якын булу район тормышына, аның эшчәнлегенә тәэссир итми калмый. Питрәч районы соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Бик күп эшләр башкарыла. Ә сизелерлек үзгәрешләр булсын өчен кешеләр арасында, җитәкчеләр арасында авторитет булуы кирәк. Бүгенге кандидат өчен беренче еллар әлеге эшкә кереп китү, үзен шул рольдә сынап карау булса, хәзер инде ул тәҗрибә туплаган, халыкның һәм җитәкчеләрнең ышанычын яулаган шәхес: Әлеге сыйфатлар анда бар. Мин сезнең сайлавыгыз дөрес дип саныйм".

Соңыннан депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән кандидат сайладылар. Аның нәтиҗәсендә бертавыштан 8 номерлы округ депутаты Эдуард Дияров Питрәч муниципаль районы башлыгы- район Советы рәисе итеп сайланды. Рәфкать Кантюков Эдуард Дияровны тәбрик итеп, аңа алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Җавап сүзендә Эдуард Мәхмүтович, барлык сайлау чараларын оешкан төстә үткәрүләренә, шулай ук үзенең сайлаучыларына, депутатлар корпусына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

- Мин үземә йөкләнгән бурычларның никадәр җаваплы булуын яхшы аңлыйм, - диде ул. - Төп бурычым - халык тормышы сыйфатын күтәрү, яшәеш өчен уңай шартлар тудыру, район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү. Без район һәръяклап киң үсеш алсын нәтиҗәле эшләргә тиеш. Без бергәләп иң зур планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Депутатлар көн тәртибенең тагын ике мәсьләләсен карады. Ачык тавыш бирү юлы белән район башлыгы урынбасары сайлап куелды, ул - Венера Игнатьева.

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс турындагы мәсьәлә дә каралды. Шулай ук беренче утырышта дүрт даими комиссия оешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса