Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Тормыш яңа бурычлар куя

Замана мәктәбенең төп бурычы - һәр укучының талантын ачу, югары технологияле тормышка әзер, конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләү. Мәктәпне бетереп чыккан һәр укучы алдына тормыш җитди бурычлар куя һәм аларны чишү юлын таба белергә тиеш.

Район укытучылар коллективының эшчәнлеге мәгариф системасының өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруга юнәлтелгән. "Безнең яңа мәктәп" милли белем бирү инициативасы 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында "Киләчәк"мәгариф үсеше стратегиясе район мәгариф системасының төп юнәлеше булып тора.
"Безнең яңа мәктәп" программасын тормышка ашыру кысаларында 2011 елның 1 сентябреннән районның барлык 1 нче сыйныфларында башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты кертелде. 1 нче сыйныфлар белән эшләүче барлык укытучыларның квалификациясе күтәрелде. Узган уку елында Колай һәм Богородск мәктәпләре әлеге стандартларны 2 нче сыйныфка да кертте.
2012 елда мәктәпкәчә блем бирү учреждениеләрендә дәүләт телләрен яңача укыта башлау тормышка ашырылды. Бу алга таба белем бирүне тагын да камилләштерәчәк. Күптән түгел булып узган республика педконференциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов: "Методиканы үзгәрткәннән соң телләр аралашу чарасы буларак өйрәтелә башлады", - диде.
Киләчәктә мәктәп коллективлары эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып "Дәрестән соң мәктәп" республика проектын гамәлгә ашыру торачак. Бу бурычны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Мамадышта узган укытучылар форумында билгеләде. Мәктәпкә килгән балалар сыйфатлы белем генә алып калмаячак, ә бәлки сәләтләрен һәм осталыкларын дәрестән соң да арттырырга тиеш. "Балалар тәрбиясе һәм иҗади сәләтләре үсеше өчен ата-аналар гына түгел, мәктәп тә җаваплы. "Балалар дәрестән тыш вакытта иҗади сәләтләрен күбрәк үстерә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.
Түгәрәкләрдә хезмәт тәрбиясе бирелү дә бик мөһим. Моңарда мәктәп яны участокларында эшләү дә керә. Монда бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә.
Соңгы елларда район җитәкчелеге мәктәпләр алдына колачлырак бурычлар куя. Бу - мәктәп ярдәмче хуҗалыкларын үстерү.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин соңгы планеркада билгеләп үткәнчә, "республика җитәкчелеге әлеге юнәлештә мәктәпләр алдына тагын да җитди бурычлар куячак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса