1 сентябрь көнне Иске Шигали мәктәбе укучыларны капиталь ремонттан соң каршы алды. Балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен бу көн аеруча әһәмиятле булды: мәктәп танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде, заманчарак, яктырак һәм техник яктан җиһазландырылган булды.
Яңа уку елында парта артына 225 укучы утырачак, ә беренче кыңгырау 31 беренче сыйныф укучысы өчен яңгырады.