фото

Мемориаль такталар ачылу

Люция Сираҗиева фоторепортажы

Питрәч районында биш мемориаль такта ачылды. Алар СВОда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган.

Мемориаль такталар сугышчылар туып-үскән һәм яшәгән йортларның стеналарына урнаштырылды. Питрәчтә – Динар Хәмәтовка, Салкын Чишмәдә – Руслан Сәйфетдиновка, Олан Илендә — Дамир Гомәровка, Карповкада — Алмаз Кәбировка, Татар Тау Илендә – Ранис Гыйззәтуллинга.

Тантанада район башлыгы Рәис Сөләйманов, хәрбиләрнең туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре һәм мәктәп вәкилләре катнашты.