фото

Питрәч районы Күн авылында балалар сабантуе үтте

Авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Бу көнне балалар төрле конкурсларда, ярышларда, уеннарда катнашты. Ә инде аларда җиңүчеләр призлар алды, дөрес, сабантуй батырына олылар сабантуендагы кебек тәкә эләкмәде. Барлык катнашучыларга да бәйрәм чарасы бик ошады, алар авыл һәм район сабантуйларында катнашырга вәгъдә иттеләр. Илшат Гайсаров