Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ленино-Кокушкинода авыл яшьләре арасында волейбол буенча район беренчелеге узды.
Җиңүчеләр кубогын Колай авылы командасы алды, икенче урында - Питрәчтән «Дружба» командасы, өченче урында – Богородск егетләре. Призерларга грамоталар, бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.