Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Питрәчтә яшәүче кадерле әниебез НУРИЕВА Мөслимә Газим кызының 29 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!

29 апреля 2019, 08:40

815

0

0

Питрәчтә яшәүче кадерле әниебез НУРИЕВА Мөслимә Газим кызының 29 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Йолдыз тотып бирер идек,
Алар ай тирәсендә.
Ике гомер бирер идек,
Ул Ходай кесәсендә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Алсу-Илнур, Алия-Артем, оныкларың Лилия, Альберт, Ильяс, Алмас, Әминә һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X