Күрше хакы
(хикәя)
Дистә еллардан бирле талашып яшәгән күршеләрем дуслашып китте бервакыт. Баштарак исәнләшеп кенә йөрсәләр дә, бер айдан кунакка йөрешә башлады болар. Сәбәбе балаларында икән. Рабиганың кызы Алсу, Саймәнең улы Айдар белән йөри башлаган. Күршеләрнең балалары әти-әниләренең ызгышын күреп үскәннәh. Бер йортта яшәп, бер мәктәптә укыган балалар үзләре дә сизмәстән тугыз катлы йортка тынычлык урнаштырды. Тиздән буласы туй мәҗлесенә ике кодагый нишләргә дә белмичә, җиң сызганып әзерләнә башлады. Гомер буе тату яшәгәннәр диярсең. Рабига белән Саймә икесе дә бер авылдан, җан дуслар иделәр. Шәһәргә укырга керергә дә бергә килделәр. Икенче курсларда укып йөргәндә читтән торып укучы егет Заһир болар группасына килеп укый башлый. Егетләр аз булу сәбәпле барлык группа кызларын гашыйк итә бу гармунчы егет. Заһирның гына йөрәге озын толымлы Рабиганы үз итә. Икесе дә тулай торакның бер бүлмәсендә яшәгән кызларны Заһир я кинога, я кичке уенга чакырып килә. Үзе сиздерергә теләмәсә дә, Саймә дә үлеп гашыйк була шул егеткә. Рабига әтисе авыргач, авылга гел кайтып йөри. Үзе генә калган Саймә Заһирны төн кунарга калдыра. Булган хәлләрне Рабига бик соңлап, дустының корсагы түгәрәкләнеп килгәч кенә аңлый. Авылдашым, дустым булсаң да кичерә алмыйм сине, кеше бәхетен тартып алып бәхетле булырсыңмы икән соң син, дип өзгәләнеп елый. Әйберләрен җыйнап, бер әби генә яшәгән фатирга күчеп яши башлый. Еллар уза, җан яралары акрынлап төзәлә бара, күрше авыл егете Фәрит белән өйләнешәләр. Укуын тәмамлап, заводта алдынгы урыннарны алып эшли, фатир да бирәләр яшь гаиләгә. Нәни кызлары Алсу туа, берничә елдан Алмазга да гомер бирәләр. Күп балалы күршеләре ике бүлмәле фатирларын өч бүлмәлегә алыштырып, күчеп китәләр. Булган хәлләрне искә төшереп, күршеләр фатирына Саймә килеп төпләнә. Шул сәгате-минуты белән ике арада кара мәче уза, тавыш-гауга башлана. Син генә кердең Рабига белән безнең арага, дип Заһир Саймәне авырлы килеш ташлап киткән була. Саймә син генә каргадың, ялгыз башым бала үстерәм, дип Рабигасы хыянәт ачысы яман ул, дип ызгышты. Бер-берсен күрер хәлләре юк, кеше бар, дип тормадылар, күрше ишетер димәделәр. Очы-кырые күренмәгән тавыштан балалар туйды, аптырагач әниләренә үч итеп, дуслашып киноларга, кафеларга йөрделәр. Бер-берсенә гашыйк булып киткәннәрен сизми дә калдылар. Рабига белән Саймәнең балаларны бәхетсез итәселәре килмәде, дистә еллар элек булган яшьлек җүләрлеген онытып, хәзерге көн белән яшәргә килештеләр. Ике яктан да җыелган туган-тумача белән туй гөрләп узды. Рабиганың ире белән бергә эшләгән буйдак дусты Рамил Саймәне үз итте. Никахлашып яши дә башладылар. Алсу белән Айдарга ике як әти-әниләре җыелышып, туй бүләге фатир алып бирде. Өч тиенлек дөньяда нигә ямьсезләшеп яшәдек икән, дип үкенәләр хәзер хатыннар. Күрше хакы - алла хакы шул ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.18000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.20000
-
15 август 2022 - 09:10Пимәр авылыннан Рузиевлар гаиләсе питомник булдырганнар Бу эшне үзләре яратканга һәм, иң беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен эшли алар21300
-
15 август 2022 - 09:07Чүп үләннәрен ничек тизрәк черетергә? Җәй буе шактый чүп үләне утала, аны компостка салып барабыз. Әмма ул тиз череми, шулай күч булып ята. Аны ничек тизрәк черетергә?22600
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.18000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.20000
-
15 август 2022 - 09:10Пимәр авылыннан Рузиевлар гаиләсе питомник булдырганнар Бу эшне үзләре яратканга һәм, иң беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен эшли алар21300
-
15 август 2022 - 08:24Йолдызлар питрәчлеләргә ни вәгъдә итә? Игезәкләрнең эшләре уңар, кызларга яңа мөмкинлекләр ачылыр20800
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230800
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.275300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**250900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234300
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.200900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика