Питрәч районы Янсуар авылыннан Ксения Алексеева шигырьләре
Көтеп яшим
Күзләремә йокы керми бүген, -
Таң атканны килә күрәсем.
Сезнең белән бергә матур итеп
Яшиселәр килә диясем.
Сабыр булыйк әле бу тормышта,
Онытыйк авырлыкларны,
Барысы да артта калсын әле,
Көтеп яшик гел шатлыкларны.
Тормыш булгач төрле хәлләр була,
Язмыш сыныймы шулай,
Нигә инде бәхетләрне
Тигез бирми бу Ходай?
Гөлләремә сулар сибеп торам,
Чәчәк аткан гөлем бүген дә.
Бәхетләрем елмаер әле дип,
Гомерем буе көтәм үзем дә.
Балаларга
Тормыш юлына озатканда
Уйландыра ата-ананы.
Мин дә сезне бик тә яратам шул,
Ничек яртамыйсың газиз балаңны.
Күп иркәли алмадым кебек шул,
Бәлки хәтерегез калгандыр.
Күңелләрегезне шатландырыр өчен,
Минем беләкләр дә талгандыр.
Кичерегез мине барыгыз да,
Җитмәгәндер сезгә назымда,
Гомерләр ике килми икән шул дип,
Уйлап йөрим хәзер барында.
Истәлегем булып калсын әле,
Күңелемдәген әйтми калалмыйм,
Бәлки искә алып бер укырсыз,
Сүзләремне шулай тәмамлыйм.
Ничек тә тырыш, балам
Хөрмәт ит син һәр кешене,
Адашмый бар гел юлдан.
Язмышың кулларыңда бит,
Мин бәхет теләп калам.
Бәхетле бул инде, балам,
Изге теләгем сиңа.
Көн дә хәлемне сорасаң,
Бары шул җитә миңа.
Тигез күр син бу тормышта
Газиз әти-әниеңне,
Үз сүзеңне әйтә бел син,
Якын ит җаныеңны.
Теләмим бу дөньяда
Көчсезгә калуыңны.
Туп алдым
Әти белән кибеттән,
Матур туп алып кайттым,
Озак итеп уйнадым да,
Кичен йокларга яттым.
Иртән йокыдан тордым,
Кулыма тупны алдым.
Аннан урамга чыктым,
Таеп егыла яздым.
Тәрәзәдән дә кармадым,
Урамда яңгыр яуган.
Тубым төште кулымнан,
Тәгәрәп китте юлдан.
Әй йөгерәм, әй чабам,
Әби дә килә арттан,
Тукта-тукта,кызым, ди
Тупны тотам үзем ди,
Менә шундый минем әби,
Бик яратам шул үзен,
Тыңлыймын бөтен сүзен.
Сеңлем куян күргән
Бер көн безнең бакчабызга
Ничектер, куян кергән.
Бакчадагы куянны
Сеңлем Юля күргән.
Бик тә озак карап тордым,
Бик шатландым шуңа ди,
Озын колакларын тырпайтып,
Карап торды миңа ди.
Кайчан килер икән дип,
Көн дә көтә куянны.
Тагын килсә ашатам ди
Яратам ди мин аны.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 15:11Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр Алар татар милли бәйрәмендә катнашачак.12000
-
30 июнь 2022 - 14:48Әлбәдән авылында Хәтер акциясе узды Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов туган Әлбәдән авылында Петр Михайловичның 122 еллыгына багышланган хәтер акциясе һәм "гасырлар батырлыгы" дигән концерт программасы узды.13600
-
30 июнь 2022 - 09:14Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар турында закон кабул итте Россиялеләр тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаган өчен транспорттан мәхрүм ителергә мөмкин18100
-
30 июнь 2022 - 09:11Питрәч районында өч азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак Өч мәктәптә «белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау»республика программасы буенча азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала. Республика бюджетыннан бу максатларга 13,4 млн сум бүлеп бирелгән.17600
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.31200
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
30 июнь 2022 - 15:11Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр Алар татар милли бәйрәмендә катнашачак.12000
-
30 июнь 2022 - 14:48Әлбәдән авылында Хәтер акциясе узды Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов туган Әлбәдән авылында Петр Михайловичның 122 еллыгына багышланган хәтер акциясе һәм "гасырлар батырлыгы" дигән концерт программасы узды.13600
-
30 июнь 2022 - 09:14Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар турында закон кабул итте Россиялеләр тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаган өчен транспорттан мәхрүм ителергә мөмкин18100
-
30 июнь 2022 - 09:11Питрәч районында өч азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак Өч мәктәптә «белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау»республика программасы буенча азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала. Республика бюджетыннан бу максатларга 13,4 млн сум бүлеп бирелгән.17600
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.31200
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**169500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215300
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325500
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228400
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган189000
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**169500
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.167300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика