7 май 2014 яңалыклары
-
Питрәчтә “Пасхальное дарование” фестивале узды
Яшьләр Пасха бәйрәмен иҗади эшләр аркылы чагылдыра. Районның мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә "Пасхальное дарование" конкурсында катнашучыларның эшләре урын алды. Быел 4нче тапкыр уздырылучы әлеге фестивальдә Питрәч, Арча, Балтач һәм Теләче районы яшьләре катнаша.
-
Питрәчлеләр өч меңнән артык агач утыртты
26 апрель көнне районның барлык оешма, учреждение хезмәткәрләре агач утыртырга чыкты. Бу көнне алар 3 меңнән артык ылыслы һәм яфраклы агачлар утыртты.
-
Питрәчтә Чернобыль вакыйгасында катнашучыларны җыйдылар
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә куркыныч вакыйга була. Монда энергоблокларның берсе шартлый. Әлеге вакыйганың нәтиҗәсен ликвидацияләүдә бөтен ил катнаша. Шул исәптән, Питрәчлеләр дә. Бүгенге көндә районда шундый 26 кеше яши. 26 апрель көнне аларны районның туган якны өйрәнү музеена җыйдылар.