Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

Безнең районда 30дан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.

- Без барыбыз да күп милләтле илебез турында бердәм фикерләр һәм эшләр белән яшибез. Без бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклыйбыз һәм үстерәбез. Шуңа күрә 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге вакытта Питрәч районында яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар планы формалаша. Без аларны газетаның «Туган телдә сөйләшәбез» дигән яңа сәхифәсендә яктыртачакбыз.
Район мәдәният йортында беренче чара - Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең чыршы бәйрәме узды инде. Залда төрле милләт балалары, гаиләләре бар иде. Ә сәхнәдән аларны төрле телләрдә сәламләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса