Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы артачак

Бу турыдагы законны Владимир Путин имзалады

РФ Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 8,6 процентка арттыру — хәзер аена булган 12 792 сумнан 13 890 сумга кадәр җиткерү турындагы законны имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Башта хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 617 сумга кадәр артыр дип ниятләнгән иде. Әмма Дәүләт Думасында законның икенче укылышына дәүләт башлыгы минималь хезмәт хакын 800 сумнан арттырмау түгел, ә 1,1 мең сумга диярлек арттыру турында төзәтмә кертте. Яңалык 2022 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса