Анатолий Денисов Белоруссияне, Балтиканы азат итә
Җәмгыять

Анатолий Денисов Белоруссияне, Балтиканы азат итә

Бөек Ватан сугышында катнашучының батырлыклары турында сөйлибез.

Пановка авылыннан орден иясе Анатолий Денисов (17.06.1926) икенче гвардия дивизиясе составында сугыша. Армия генералы Иван Баграмян кулыннан гвардия билгесе ала. Белоруссияне, Балтиканы азат итә. Минзәләдә туып-үскән егет 1943 елның 6 ноябрендә сугышка китә.

1944 елда, чираттагы сугыш вакытында, беренче тапкыр аягы яралана, әмма күпмедер вакыт госпитальдә ятканнан соң, ул янә сафка кайта һәм соңрак кабат авыр яралана.

Бер ай дәваланганнан соң, аны Мәскәүгә җибәрәләр, ә аннан Казанга күчерәләр. Бу 1945 елда була. Анатолий Иванович аякка баскач, аны өенә кайтарып җибәрәләр.