Авыр хезмәт шартлары пенсиягә иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирә
«Электр белән эретеп ябыштыручы буларак хезмәт стажым 18 ел. Мин ничә яшьтә пенсиягә чыгачакмын?» - дип сорап хат язган редакциягә Ленино-Кокушкино авылында яшәүче.
Бу сорауны без Питрәч районында пенсия фонды идарәсенең пенсия хокукларын бәяләү буенча белгеч Ксения Горшуновага юлладык.
- Ир-ат 55 яшьтә вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы, әгәр ул 12 ел 6 ай (авыр хезмәт шартларында) хезмәт стажына һәм 25 елдан да ким булмаган иминият стажына ия булса.
Хатын-кызларга, авыр хезмәт шартларында кимендә 10 ел эшләсәләр һәм 20 елдан да ким булмаган иминият стажына ия булсалар, 50 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләнә, - дип аңлатты Ксения Горшунова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа