Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлар даны мәңгелек

Питрәч авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында Хәтер көненә багышланган митинг булды. Биредә традицион "Хәтер уты" акциясе дә узды.

Митингта район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, "Яшь гвардия", "Форпост" яшләр оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, район халкы һәм, әлбәттә инде, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты.
1941 елның 22 июне илебез халкы хәтерендә мәңге сакланыр. Бу көнне фашист Германиясе илебезгә юлбасарларча басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Инде менә бик күп еллар бу көнне илебездә митинглар уза һәм сугышта һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салына.

Әлеге бөтендөнья фаҗигасе безнең районны да читләтеп узмады. Күп якташларыбыз сугышта да, тылда да Җиңү көнен якынайтты.

Бу көнне ветераннар чыгышында җиңү шатлыгын, югалту кайгысын - барысын да ишетергә була иде.
Җирле шагыйрь, якташыбыз Аркадий Маслов үзенең әлеге датага багышланган шигырьләрен укыды, гаилә архивында сакланган сугыш елы фотоларын күрсәтте. Сугышта катнашучы Гайфетдин Раимов якташларыбызны сугышта һәлак булганнарны онытмаска, ә исәннәрен күз карасыдай сакларга чакырды.
Митингта катнашучылар һәлак булганнар истәлеген бер минут тынлык белән искә алды, аннары һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Мондый чараларда өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә катнашуы бик күңелле хәл. Фаил Зарипов 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы. Хәтер көнендә ел саен катнаша. Аның бабасы Фәтхелислам сугышта катнашкан.
- Без, яшь буын, үзебезгә Җиңү китергән ата-бабаларыбызны онытмаска тиешбез. Хәзер яшь буын аларның батырлыгы турында кинодан гына карап белә. Мин үзем якташыбыз, Брест крепостен саклаучы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов турында фильм карап тетрәндем.
Әйе, сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган. Әлеге вакыйгалардан ерагайсак та, батырлар даны мәңгелек булуын онытмаска тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса