Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без бәйрәмгә дип кенә барган идек...

Шушы көннәрдә Владимировлар гаиләсенә бүләк ителгән яңа җиңел автомобиль әлегә гаражда номерсыз тора. Һәрбер ир-ат кебек, Николай Владимиров та, яңа автомобильгә бик сөенә.

Гомумән, ул гына түгел, бөтен зур, тату гаилә дә бик шат. Алар өчен әлеге вакыйга көтелмәгән иде.
- 27 февральдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "2011 ел хәйриячесе" исеменә республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Монда безне күңелле сюрприз көтеп торган икән. Машина ачкычы тапшырганнан соң да ышанып җитеп булмады, югыйсә, без бәйрәмгә дип кенә барган идек, - диде Николай.
Аңа машина ачкычын "Газпром-трансгаз-Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Рәфкать Кантюков тапшырды. Ул башка хәйриячеләр кебек "Күпьеллык партнерлык өчен" номинациясендә 2011 ел нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды.
- Рәфкать Габделхәевич безгә ачкыч тапшырганда, әлеге бүләкнең Премьер-министр Владимир Путиннан булуын әйтте, - диде Николай. Татарстан тормышында олы вакыйгага әйләнгән "Ел хәйриячесе" конкурсы бишенче тапкыр үткәрелде. Шушы елларда республика хәйриячеләре шактый яхшы эшләр башкарды. Хәйриячеләр инвалид балалар, ятим балалар, асрамага бала алган гаиләләр, күп балалы гаиләләрне игътибар үзәгендә тоталар. "2011 ел хәйриячесе" республика конкурсының 189 номинанты хәйриячелеккә 3 миллиард сумнан күбрәк акча тоткан.
- Тантанада булганнан соң, үзебезне чиксез бәхетле итеп хис иттек һәм күп кенә кешеләрнең изге гамәл кылуны үзләренең көндәлек тормышларының аерылгысыз бер өлеше итеп яшәүләренә инандык, - дип сөйләде гаилә башлыгы. - Безнең белән бергә тантанага Яңа Чишмә районыннан бер гаилә чакырылган иде. Әлеге гаиләдә балаларның 8е үзләренеке, 6сы асрамага алган бала. Хөкүмәт, эре меценатларның мондый гаиләләрне игътибарда тотуы күңелле күренеш. Без дә республика җитәкчелегенә безнең гаиләгә кайгырту, игътибар күрсәтүе өчен бик рәхмәтле. Беренче чиратта, Президент Рөстәм Миңнехановка. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинга, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллинага, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Урысовага зур рәхмәт".
Әйтелгәннәргә өстәп шуны әйтәсем килә, әлеге автомобиль зур, тату гаилә башлыгы өчен үзенчәлекле бүләк булды. Чөнки үткән көнне аның туган көне иде. "Мин бик бәхетле кеше!" - диде ул сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса