Җәмгыять

Питрәчтә «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына беренче паспортлар тапшырылды

Аларны район мәдәният сараенда җыйдылар

Автор фотосы

Мәдәният сараенда Россия Федерациясе гражданинының беренче паспортларын тапшыру тантанасы узды. Төп документны Питрәч районының 11 яшь кешесе – Татар Казысы, Татар Тау Иле шулай ук Питрәчнең 1 һәм 2 нче мәктәпләренең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары алды.

Балаларга паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова тапшырды. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, ул бу моментның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. 

«Бу шәхесне раслаучы документ кына түгел, ул сезнең олы тормышка аяк басуыгыз символы, бөек илебезнең тулы хокуклы гражданнары булуыгыз билгесе. Шул вакыттан башлап сезнең киң хокукларыгыз гына түгел, җитди бурычларыгыз да барлыкка килә», – дип билгеләде Марина Алексеевна. 

Төп документтан тыш, яшь гражданнарга истәлекле бүләкләр: «Алдынгылар хәрәкәте» билгеләре, паспорт тышлыклары һәм РФ һәм ТР Конституцияләре нөсхәләре тапшырылды. «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Артемьева сөйләгәнчә, быел районда 50 баланы шулай билгеләп үткәннәр. 

«Бездә «Без – Россия гражданнары» акциясе бар, аның кысаларында без 14 яшькә җиткән балаларны паспорт алулары белән котлыйбыз», – дип аңлатты ул. 

Тантана ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган иде.